tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телебезне саклауга барлык милләтләргә дә кагыла
Туган телебезне саклауга  барлык милләтләргә дә кагыла

Туган телебезне саклауга барлык милләтләргә дә кагыла

Хөрмәтле милләттәшләр-ватандашлар!

Мөхтәрәм кунаклар! Уважаемые делегаты!

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Бүген мин безнең барыбызны да 25 еллык катлаулы юлны узып, икътисади һәм сәяси каршылыкларны җиңә-җиңә, югалмыйча-таралмыйча  алтынчы съездга җыелышуыбыз белән ихлас күңелдән котлыйм! Милли тарихыбызда беренче тапкыр татарларның бөтендөнья иҗтимагый оешмасы барлыкка килде. Узган 25 ел эчендә Бөтендөнья татар конгрессы, аның башкарма комитеты дөнья һәм ил күләмендә лаеклы, абруйлы урынга күтәрелде. Моның иң күркәм нәтиҗәсе – халкыбызның милли үзаңы көчәю. Бу халыклар тормышында бәлки  гасырга бер яки берничә гасырга бер була торган хәлдер. Аллагашөкер, безнең бу катлаулы чор үзебезне татар итеп хис иттерде, милләтебез белән горурлану мөмкинлеге бирде. Бөтендөнья татар конгрессының милләтебезне берләштерү юлында заман таләпләренә җавап бирүче уңышлы эшчәнлеге олы ихтирамга лаек, без аның белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Дөресен генә әйткәндә, без – татарлар белән эшләү җиңел түгел, “татар барда хәтәр бар” дигән әйтем ул юктан гына барлыкка килмәгән. Конгрессның башкарма комитетын тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек. Сүз дә юк, Тукай әйтмешли, “тәнкыйть – кирәкле шәйдер”. Ул нигезле булганда файдалы. Мәсәлән, мин үзем еш кына Башкарма комитет эшен Сабан туйлары үткәрүгә генә кайтарып калдырып гадиләштерү белән килешә алмыйм. Гәрчә Сабан туе үткәрү үзе үк – зур гамәл. Җир шарының күренекле нокталарында милли бәйрәмебезне зурлап үткәрә алуыбызга, шуның аркылы татар халкын дөньяга таныта алуыбызга шатланырга-сөенергә кирәк! Сабан туе – җыр-бию, уен-көлке генә түгел, аның мәгънәсе тирән, ул – халык дипломатиясенең үзенчәлекле бер чагылышы дисәк тә ялгыш булмас. Хәзерге катлаулы халыкара вазгыятьтә, илебезне, халкыбызны уңай яктан күрсәтүдә аның роле гаять зур. Россия Ватандашларының бөтендөнья конгрессларында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген үрнәк буларак билгеләп үтелүе очраклы хәл түгел. Инде әйтелгәнчә, быел Сабан туе 32 чит илдә һәм Россиянең 59 төбәгендә узды. Димәк, бу илләрдә һәм төбәкләрдә милләттәшләребез иркен яши, рәсми хакимиятләр белән уртак тел таба. Рәхмәт сезгә! Татарстанның читтәге милләттәшләребезгә күпъяклы ярдәме нәкъ менә Бөтендөнья татар конгрессы, аның урындагы асыл вәкилләре аша күрсәтелә. Аларның хезмәте белән горурланып, аны киләчәктә киңрәк колачлы, халыклар күңеленә хуш килерлек итеп уздыру зарур. Без моны булдыра алабыз, үзебезгә дә, үткәрә торган төбәкләргә, илләргә тагын да ошасын, моны тагын да киңәйтергә кирәк.

Республикабыз үзгәртеп кору елларыннан башлап бүгенгәчә, халкыбызның көндәлек тырыш хезмәте белән, сәясәттә дә, икътисадта да, мәдәнияттә дә уңышларга ирешеп, илебездә дә генә түгел, дөньяда да танылып килә. Аның абруе чит илләрдәге һәм чит өлкәләрдәге милләттәшләребез өчен зур таяныч булып тора. Татарстан Конституциясенең мәгълүм статьясы буенча милләттәшләребезнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышабыз, монысы да куанычлы хәл. Бу юнәлештә Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси өлеше гаять зур. Ул милләтебезгә җаны-тәне белән бирелгән шәхес буларак, кайсы илгә, кайсы өлкәгә барса да, вакыт табып, җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраша, кайткач, аларның тәкъдимнәрен, үтенечләрен исәпкә алып эш итә. Дөнья буйлап сибелгән татар кешеләренең Татарстан Президенты белән турыдан–туры аралашу мөмкинлеге булу – гадәттән тыш игътибар һәм ихтирам турында сөйли.

Соңгы елларда Татарстанда халкыбызның мәдәни мирасын саклау, тарихи ядкәрләрен торгызу буенча алып барылучы җитди эш бөтен милләтебез өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Мәгълүм булганча, 2014 елда борынгы Болгар шәһәре ЮНЕСКОның  Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, дөньякүләм универсаль хәзинә итеп танылды. Димәк, безнең хак тарихыбыз да танылды, ниһаять, гасырлар буе аны бозып күрсәтергә, төрле ярлыклар тагарга тырышуларга нокта куелды. Бу – зур җиңү, бу – дөньяның тануы. Шуңа күрә мондый гамәлләрне киләчәктә дә кылырга тиешбез.

Инде барыбызны да борчыган мәсьәләгә – туган телебезне саклауга килик, бу проблема барлык милләтләргә дә кагыла, чөнки, билгеле булганча, кешелек дөньясы глобальләшү процессын туктата алмый. Шуңа күрә, татар телен саклап калу безне беренче съезддан ук борчый.  Үзгәртеп кору еллары башында Казанда тулы булмаган бер татар мәктәбе калган иде, Казан урамнарында кешеләр татарча сөйләшергә ояла иде. Без боларның барысын да үз күзләребез белән күрдек.

Бу нисбәттән, соңгы арада Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның күптән түгел Йошкар–Ола шәһәрендә ясаган чыгышын аңлап бетермичә, матбугатта төрле фаразлар кора башладылар. Мин әйтер идем: дикъкать белән карагыз. Россия Президенты чыгышында сүз Россиядә яшәүче милләтләрнең туган телләрен кысрыклау турында бармады, ул, киресенчә, һәр халыкның туган телен сакларга, аның белән шөгыльләнергә, кайгыртырга тиешлеген әйтте. Аның борчылуы Рәсәйдә дәүләт теле булган рус телен укыту турында, рус теленең дә югалтулары аз түгел, ул шуларга игътибар итте. Бу темага республиканың фән һәм мәгариф министры Энгель Навапович җентекләп сөйләр дип ышанам. Без бу проблемаларны беләбез, хәзер яңа стандартлар  барлыкка килергә мөмкин. Белем бирү системасы, аның ысуллары киләсе 15-20 елда  эчендә бик нык үзгәрәчәк, саннар теориясенә нигезләнгән мәгълүмат дөнья буенча алга чыгачак. Шушыларны искә алып, телебезне саклау турында әле бик күп уйлашасы бар. Кичә ТНВ каналында бик күп кунакларыбызны күрсәттеләр, Румыниядән килгән делегат Абдрахман абый бик үтемле итеп әйтте: “Барысын да эшләргә кирәк, тырышырга кирәк, иң мөһиме – гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк”. Чыннан да, телебезне саклауның нигезе шул. Тел  гаиләдән, балалар бакчасыннан башлана. Бүген безнең  туган телебезне хокукый чикләү юк. Үзебездән – татарлардан тора.  Без тотынсак, эшли алабыз, бар акылыбызны җигеп, моның белән шөгыльләнергә кирәк. Тырышсак, булдыра алабыз. Һәр халыкның туган теле бар. Шуны аңлап, төрле яктан ярдәм күрсәтергә кирәк. Татарстанда чуваш, мари, удмурт, мордва һәм башка телләрдә белем бирүче һәм бу телләрне өйрәтүче 148 мәктәп эшли. Якшәмбе мәктәбенең 47 бүлегендә Татарстанда яшәүче милләтләрнең 25 теле өйрәнелә. Телләр өйрәтүдә заманча технологияләр куллануга аеруча әһәмият бирү урынлы.

Бүгенге очрашудан файдаланып, илебез төбәкләреннән килгән хөрмәтле делегатларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: сез ул төбәкләрдә яшисез, эшлисез, салым түлисез, иҗтимагый оешмаларыгыз бар, телне өйрәнү мәсьәләләрен активрак күтәрергә кирәк. Бу барыбызның да конституцион хокукыбыз.

Татар телен саклау, өйрәнү турындагы фикерне дәвам итеп, моннан биш ел элек, 2012 елда эшли башлаган “ТНВ–планета” телеканалының гаять зур хезмәте турында әйтергә кирәк. Ул бөтен татар милләте өчен уртак мәгълүмат киңлеге тудыра, безне бер-беребезгә якынайта, аның телне, мәдниятне саклау һәм үстерүдәге өлеше мактауга лаек.

Татар телен саклауда Ислам диненең роле зур, хәзер күп кенә балалар дингә тартыла, мәдрәсәләрдә укый. Татар теленең дин даирәсендә кулланылышын саклап калу максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының һәм Татарстан Диния нәзарәтенең җомга намазларын татарча алып баруны алга сөрүен дөрес гамәл дип саныйм. Хәзер заманалар башка, техник мөмкинлекләр бар, дога кылуларны, вәгазьләрне татарчадан синхрон тәрҗемә аша һәркемгә үз телендә җиткерү мөмкин, бу кулдан килмәслек эш түгел.

Татарстанда җирлегендә – Болгар дәүләтенең хәзерге Россия җирлегендә беренче булып Ислам динен ирекле рәвештә кабул иткән урында Болгар ислам академиясе төзелү дөрес, бу – аның тарихи урыны.   Бүген Россиядә  ислам белеме бирү системасы юк. Мәдрәсәләр бар, Казанда Россия ислам институты эшли. Әмма башлангыч белемнән алып югары – академик белемгә кадәр җитүче система булдыру бик мөһим иде. Моннан берничә ел элек Владимир Владимирович Путин Уфада милләтара, динара мөнәсәбәтләргә багышланган киңәшмәдә Россиядә үз ислам академиябезне булдырырга кирәк дигән иде. Академия Татарстанда булырга тиеш дигән фикергә килдек. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзәрәте, Татарстан мөселманнары Диния нәзәрәте бу фикерне хуплап, Болгар ислам академиясен оештыручылар бурычын үз өсләренә алдылар. Ислам академиясе бинасын төзүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Яңарыш” Фондына йөкләгән иде, без аны бер ел эчендә төзеп, файдалануга тапшырдык. Аллабирса, сентябрьдә Россия тарихында беренче ислам академиясендә уку елы башланачак.

Хөрмәтле съезд делегатларын, республикабыз җәмәгатьчелеген борчый торган бик җитди сәяси мәсьәлә – ул да булса 2007 елда федераль закон дәрәҗәсендә кабул ителгән Шартнамә язмышы турында кайбер фикерләр.

Бүгенге форсаттан файдаланып, бу вакыйгаларның эчендә кайнаган шаһит буларак, кайбер аңлатма бирү урынлы булыр дип саныйм. Билгеле булганча, дәһшәтле туксанынчы елларда – үзгәртеп кору чорында барлыкка килгән “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр алмашу һәм вәкаләтләр бүлешү турында” 1994 нче елгы Шартнамә Россия Федерациясенең язмышын хәл итте. Моны без генә әйтмибез, вакыт узган саен, илебез җитәкчеләре, сәясәтчеләр, галимнәр бу Шартнамәне яңа Россия  дәүләтен саклап калуда бик мөһим факторларның берсе буларак бәһалиләр.

Акылыбыз җитеп, зур ил турында кайгыртып кылган гамәлебез бу. 1994 елда кул куелган Шартнамәгә бик күп икътисади мәсьәләләр кертелде. Бу Шартнамәдә каралган бурычлар унөч ел дәвамында нигездә уңышлы һәм тиешле җаваплылык белән үтәлде, икътисадка кагылышлы  мәсьәләләр нигездә хәл ителде. 13 ел вакыт үтте, Шартнамәнең эчтәлеген тикшергәннән соң, федераль үзәк белән бергәләп алга таба эшли башладык. 2007 нче елгы Шартнамә, нигездә, кайбер хокукый мәсьәләләрне үз эченә алды. Кызганычка каршы, моны аңлау-аңлату да җитеп бетмидер, ачып укып  карасагыз – анда икътисади мәьәләләр куелмаган, Татарстанга берниниди дә икътисади ташламалар каралмаган. Конституцияләргә кагылышлы хокукый мәсьәләләр бар. Чөнки Татарстанның яңа Конституциясе Россия Федерациясенең яңа Конституциясеннән бер елга алдан кабул ителде. Шуңа күрә ике Конституцияне тәңгәлләштерү барышында кайбер гаять әһәмиятле хокукый мәсьәләләрне карарга кирәк. Безгә хәзерге вакытта федераль үзәк вәкилләре белән утырып, бу катлаулы хокукый мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә кирәк. Президентыбыз хәзерге вакытта бу мәсьәләләрдә фикер алышулар алып бара. Минем уйлавымча, уртак тел табарбыз.

Безнең иң катлаулы чорларда да Россия Федерациясен сәяси һәм икътисади яктан ныгытуга омтылышыбыз – тормышчан уй-фикер һәм конкрет эшләребез белән раслана. Безнең барыбызга да куәтле, абруйлы Россия – Россия Федерациясе кирәк.

Моңарчы узган съездларда без уртак фикергә килеп, милләт үсеше өчен кирәкле карарларны бердәм кабул итүгә ирешә идек. Бу юлы да конгрессның эше нәтиҗәле буласына шигем юк. Халык әйтсә, хак әйтә: “Бер очрашу – үзе бер гомер ул!”

Барыбызга да уңышлар, саулык-сәламәтлек телим!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*