tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Тукаебызга тагын бер һәйкәл ачылды
Башкортстанда Тукаебызга тагын бер һәйкәл ачылды

Башкортстанда Тукаебызга тагын бер һәйкәл ачылды

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә Габдулла Туйкайның туган көнен бәйрәм итү кысаларында “Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәгендә, аның җитәкчесе Фәнир Галимов тәкъдиме белән, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.

Бу тантанага район хакимияте вәкилләре, уку йортлары укытучылары, укучы балалар, мәдәният хезмәткәрләре, Шаран районы, Татарстан Республикасы кунаклары, туган телебезгә һәм мәдәнияткә битараф булмаган байтак район һәм шәһәр халкы җыелды.

Чара яшь буында телебезгә, милли мәдәнияткә ихтирам тәрбияләүдә мөһим урын били. Үзәкнең якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре Габдулла Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән чыгышларын тәкъдим итте.

Рузил Имамов

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*