tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда танылган якташ шагыйрә белән очрашу узды
Баулыда танылган якташ шагыйрә белән очрашу узды

Баулыда танылган якташ шагыйрә белән очрашу узды

Кичә Баулы үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, танылган журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Асия Юнысова белән җылы, гаять истәлекле очрашу үтте. Кичәгә аның иҗатын яратучылар, дуслары җыелды.

Күптән көтелгән очрашу Асия Юнысова сүзләренә язылган Саҗидә Әхмәтҗанова башкаруындагы “Авылым хатирәсе” җырыннан башланды. Туган як, балачак истәлекләре турындагы җыр, ирексездән, кичә героинясының күзләрен яшьләндерде, дулкынланырга мәҗбүр итте. Ул бер-беребезне, кадерле кешеләребез турында хәтерне сакларга өндәде. Асия Юнысованың эчкерсезлеге, ачык күңеле залда искиткеч җылы мохит тудырды.

Асия Юнысованы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильмира Хөснуллина һәм мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова сәламләде, чәчәкләр бүләк иттеләр.

Кичә барышында Асия Юнысова үзенең журналистлык эшчәнлеге, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр белән аралашу турында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Баулының 3нче мәктәбе китапханәчесе Флера Хәсәнова һәм укучылар башкаруында аның шигырьләре яңгырады, матур җырларын мәдәният йорты вокалисты Ленар Солтанов һәм Яңа Чүте авылы китапханәчесе Фәнзия Галләметдинова бүләк иттеләр. Якташыбызга җылы теләкләрен шулай ук авылдашлары – Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина, Сиринә Вәлиева, ветераннар Сәгъдия Васикова, Мөхтәр Афзалов, Хәмдия Шәйдуллина, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиле Рәзинә Шараева, үзәк китапханә системасы директоры Лилия Фәхриева җиткерде.

Очрашу фото- һәм автограф сессия белән тәмамланды.

Белешмә: Aсия Шәйхеразый кызы Юнысова 1947 елның 1 сентябрендә Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. 1948 елда аларның гаиләсен Баулы районының Кызыл Яр авылы мәктәбенә күчерәләр. 1965-1970 елларда Асия Юнысова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлаганнан соң, аның төп хезмәт юлы, нигездә, журналистика белән бәйле. Берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының сәяси әдәбият редакциясендә кече редактор булып эшләп алганнан соң, алга таба ул тоташтан унбиш ел (1974-1989) «Татарстан коммунисты» журналында әүвәл — корректор, аннары тәрҗемәче булып хезмәт итә. Бу елларда аның көндәлек матбугатта журналистик язмалары, очерклары, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы битләрендә балаларга атап язган шигырьләре, кыска хикәяләре дөнья күрә.

1989 елда журналистны «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә тәрҗемә бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар. 1992 елдан ул бу газетаның әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, 2007 елдан «Татарстан» журналында эшли.

А.Юнысова — берничә китап авторы. Аларның «Үскән кыз», «Кышны яратам», «Җәйне сагынам», «Алмагач песие» китаплары нәни укучыларга багышланган, 2002 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Айлы юл» һәм Татарстан китап нәшриятында басылган «Сагынырсың әле» дигән тупланмасы (2007) шагыйрәнең лирик шигырьләрен эченә ала. Асия Юнысова — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты (1994) һәм «Бәллүр каләм — 2002» иясе.

Шагыйрәгә иҗаты өчен 2008 елда Әлмәт Язучылар оешмасының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге бирелә. А.Юнысова — 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фәридә Зыярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*