tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исламда мәзһәбләр – мөселман фикерләшү клубы очрашуының яңа темасы
Исламда мәзһәбләр – мөселман фикерләшү клубы очрашуының яңа темасы

Исламда мәзһәбләр – мөселман фикерләшү клубы очрашуының яңа темасы

Иртәгә, 20 декабрь 17.30да, Казанның Галиев мәчетендә Мөселман яшьләре фикер алышу клубының чираттагы утырышы була. Ул Ислам динендәге мәзһәбләр темасына багышланачак. «Бишенче мәзһәб?! Юк, ишетмәдем!» дип исемләнгән бу очрашу түгәрәк өстәл форматында үткәрелә. Экспертлар сыйфатында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват юнәлеше җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков һәм Россия ислам институты мөгаллиме Әхмәт Әл-Хәнәфи чакырулы.

Мәзһәбкә иярү мәҗбүриме? Ни өчен мөселман кешесе Исламдагы 4 дини-хокукый мәктәпнең – мәзһәбнең берсенә иярергә тиеш? Нәрсә ул хәнәфи мәзһәбе? Аның асылы нидән гыйбарәт? Түгәрәк өстәл кысаларында шушы төп сорауларга җавап бирү күздә тотыла.

Мөселман фикер алышу клубы әйтер сүзе булган һәркемне чакыра. Теркәлү мәҗбүри. Моның өчен «Вконтакте» челтәрендә «Мусульманская молодежь – Мөселман яшьләре» рәсми төркеме язмасы астында тавыш бирергә кирәк.

Мөселман яшьләре фикер алышу клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җаваплар эзли, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр белән киңәшләшә һәм социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша. Очрашуларда дини сораулар гына түгел, дөньяви мәсьәләләр дә карала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*