enrutat
Баш бит / Төркиядә Тукай һәм Зәйтүнә турындагы әсәр тәрҗемә ителде
Төркиядә Тукай һәм Зәйтүнә турындагы әсәр тәрҗемә ителде

Төркиядә Тукай һәм Зәйтүнә турындагы әсәр тәрҗемә ителде

Язучы һәм тарихчы Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф) — Азнакай ягының үткәнен, күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын яктырткан ике дистәдән артык китап авторы буларак билгеле шәхес. Аның бөек шагыйребез Габдулла Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте турындагы әсәре быел төрек телендә дә дөнья күрде, дип яза aznakaevo-rt.ru. Сайтта язучы белән әңгәмә дөнья күргән.

Тукай мәхәббәте темасына кереп китәргә нәрсә этәрде дигән сорауга язучы, «Тукай бит ул әсәрләре белән һәр татарның кечкенәдән үк күңелеңә кереп кала һәм иҗатка әйдәп бара», — ди.

тукай зэйтунэ китап тышлыгы«Күпчелек каләм тибрәтүчеләр үзләренең язмаларында аның мирасына мөрәҗәгать итәләр һәм илһам алып яшиләр. Миңа да Азнакай районы Сукаеш авылында туып, Кызылъярда үсеп, Томскида укып һәм эшләп, туган якка кайткач, 1987 елда Ютазыда Габдулла Тукайның биш томлык әсәрләрен алырга насыйп булды. Кырыктан узган чакта татар теленә сусап кайттым, гореф-гадәтләргә мөкиббән булып, ул томнарны укып, Тукайны өр-яңадан ачтым. Себердә тикшеренүләр эшендә тәҗрибә туплаган идем. Шул эшчәнлегем узган гасыр азагында шагыйрь мәхәббәтенә алып килде. Аның сөйгәне Зәйтүнә 1912 елда Каран Бишенде авылында мәдрәсәдә укыткан дигәнне ишеттем. Ә ул авыл мин яшәгән Октябрьск шәһәре кырында гына. Чыннан да, ул авылда Мөхәммәтша бай мәдәрәсә тоткан. Казанга барып, музей-архивларда Зәйтүнәнең истәлекләрен, рәсем-блокнотларын таптым. Искиткеч хатирәләр. Совет заманында мәхәббәт темасы модада булмаган, алар архивта ята биргәннәр. Зәйтүнә бәйнә-бәйнә язган. Тукай турында бөтен истәлекләрне, китапларны җыйдым да, 2005 елның кышында утырып яздым. Тукайның сөйгәненә язган кырыктан артык шигырен Зәйтүнә истәлекләре белән аралаштырып куйган хәйран калырлык мәхәббәт тарихы килеп чыкты. Әлбәттә, аларның тормышын төрле чыганаклардан җентекләп өйрәнергә туры килде, чөнки ялгышлык җибәрергә ярамый иде. Китапка кереш сүзне Тукай энциклопедиясе белгече, фәннәр докторы Зөфәр Рәмиев язды һәм фатихасын бирде.

Әсәр 2006 елда «Идел» журналында, аннары, Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан, Татарстан китап нәшриятында китап булып чыкты. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты аны татар дөньясына таратуда ярдәм итте. Бер нөсхәсе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе Рушания Алтайга барып ирешкән, ә ул Истанбулда Тукай мәдәният һәм мәгърифәт үзәген җитәкләүче. 2009 елда үземә Төркиядә Зәйтүнә эзләреннән йөрергә насыйп булды. Тукай үлгәч, Зәйтүнә Зәйнулла ишанның улы Кадыйрга кияүгә чыга һәм туйдан соң хаҗга баралар. Бу сугыш башлаганган 1914 ел була. Россиягә юл ябыла һәм алар Истанбулда калалар. Монда улары Атилла Рәсүлов (булачак язучы Атилла Расих) туа. Ул әнисенең катлаулы язмышын «Ишан оныгы» китабында язды, ә мин җиде ел шагыйрь белән Зәйтүнәнең аралашуларын яздым.

Китапны Интернетка да куелды. Ул чакта берничә дистә татар язучыларының әсәрләрен «Таткнигафонд» сайтына кую башланган иде. Китап зур тиражлы түгел, тиз сатылып бетте. Ярый әле Азнакай китапханәсенә 60 данәсе кайткан, рәхмәт төшкере. Берничә елдан соң әсәрне Казанда сукырлар җәмгыятендә аудиодиска яздырып, ил буенча тефлоүзәкләргә тараттылар.

Төрек теленә тәрҗемә эшен, Рушания үтенече буенча Төркиядә университетта укытучы фәннәр докторы, профессор Чулпан Зарипова–Четин башкарган иде. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуп Омероглу тырышлыгы белән Төркиядә Бенгу нәшриятында басылып чыкты. Арча якларында туып үскән Чулпанның: «Тукаебыз нур эчендә ятсын, бу китап аның рухына фатиха булып ирешсен», – дигән электрон хаты күңелемә хуш булды. Менә шулай төрки дөньяда танылган бөек шагыйребез Тукайның иҗатына мөкиббән булып яшәүче милләтәпәрвәр шәхесләребез изге гамәлләрен кылып торганда әдәбиятыбыз алгы юнәлештә булыр дигән өметтә калабыз. Менә кызык бит: китапның төрекчә исеме «EBEDI ASK», безнеңчә «Әдәби азык» кебек укыла. Китап, чыннан да, күңел азыгы булып, укучыларны илһамландырып торсын», — ди Марсель Гарипов.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*