tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төсле мамыктан эшләнгән картиналар
Төсле мамыктан эшләнгән картиналар

Төсле мамыктан эшләнгән картиналар

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә биредәге һәм мәктәпләрдә эшләп килүче түгәрәкләргә йөрүче укучыларның һәм алар белән шөгыльләнүче педагогларның еллык эшенә йомгак буларак, традицион күргәзмә булып узды.

      Әлеге күргәзмә  быел бүтән еллардан аермалы буларак, мастер- класс рәвешендә алып барылды. Кул эшләре юнәлешендә барлыгы 13 өстәмә белем бирү педагогы үзләренең иҗат җимешләрен башкалар алдында эшләп күрсәтте. Бик матур курчаклар, кызыклы уенчыкларны күргәзмәне караучыларга үзләренә дә эшләргә мөмкинлек тудырылды.

Бисердан чәчәкләр, картиналар күзләрне камаштырды. Яңалык буларак – төсле мамыктан эшләнгән картиналар да күрсәтелде. Төрле материалдан сумкалар, пеналлар, агачтан эшләнмәләр дә күргәзмәнең йөзек кашы булды. Балчыктан чүлмәкләр, савытлар да эшләгән укучылар. Техник иҗат юнәлешендә мондыйлар бишәү иде. Ракета, 220 вольттан 12 вольтка күчерү җайланмасы кебек кызыклы җайланмалар бар иде. Җюри әгъзалары – Эльмира Мәгъсумова, Ленар Гарипов һәм Райлә Фәхретдинова мас­тер-классларда үзләре дә катнашып, барысын үз куллары белән эшләп тә карадылар.

Күргәзмәне сәнгать яратучыларның чыгышы дәвам итте. Үзәкнең җыр һәм бию түгәрәкләрен җитәкләгән өстәмә белем бирү педагоглары Лилия Әхмәтова һәм Инзилә Бариева әзерләгән чыгышлар көчле алкышлар белән кабул ителде.Шунысын да әйтеп үтим, Лилия Әхмәтова җитәкчелегендәге “Сәйлән” ансамбле быел респуб­ликада да уңышлы гына чыгыш ясап, мактаулы дипломнарга лаек булды. Театр түгәрәкләренең эше дә югары бәяләнде. Түбән Көек мәктәбеннән Гөлназ Абдуллина, Күәмнән – Фәрит Борханов, Комыргуҗадан – Ания Шәрәфетдинова җитәкчелегендәге коллективлар бик матур чыгышлар әзерләгән. Шу­лай ук, өстәмә белем бирү педагоглары – инглиз телендә укучылар белән спектакль әзерләгән Лилия Шәрәфиева һәм яшь юл инспекторлары белән республикакүләм ярышларда  катнашкан Лилә Сәмигуллинаның эш нәтиҗәләре дә сокланырлык.

Ел барышында укучылар белән тырышып эшләп, зур уңышларга ирешкән педагогларга мәгариф бүлегенең һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең грамоталары тапшырылды.

Фәридә Филатова,

Рәдис Хисмәтуллин фотоcы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*