tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәренең Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага – 55 яшь
Тубыл шәһәренең Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага – 55 яшь

Тубыл шәһәренең Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага – 55 яшь

Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Хәлил кызы Ташкееваны 55 яшь юбилее белән шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм комитеты вәкилләре, себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре котладылар. Мөлаем йөзле гүзәл ханымны, тырыш җитәкчене хөрмәт итеп күп җылы сүзләр яңгырады.

Юбилей көннәрендә һәркем үзенең үткән тормыш юлына борылып ниндидер нәтиҗә ясыйдыр.Гөлсинә Хәлил кызы 10 елга якын Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасында эшли, студентлары остазын яраталар, хөрмәтлиләр. Ул аспирантурада укып 2009 нчы елны “Мифология , фольклор мотивлары Я.К.Зәнкиевның романнарында» темага уңышлы диссертация яклап чыга.

Гөлсинә Хәлил кызы кайда гына эшләсә дә коллегалары өчен үрнәк була. Балалар бакчасында, мәктәптә, институтта, бүгенге көндә себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе булып хезмәт итүче Гөлсинә Ташкеева тырышлыгы, эшкә җаваплы карашы, кешеләргә игътибарлы булганы белән аерылып тора. 1995 нче елларны себер татар мәдәният үзәгенең мәгариф бүлегендә эшләгән чорда аның җитәкчелегендә беренче мәртәбә татар телендә балалар өчен яңа ел кичәләре шәһәрнең Драма театрында узган иде. Беренче мәртәбә оештырылган шигърият бәйгеләре мәктәп укучыларын, әти-әниләрен дә кызыксындырды.

Бүгенге көндә татар үзәгендә балалар, яшүсмерләр өчен татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча вокал, фольклор, бию түгәрәкләр эшли. Җитәкче яшь хезмәткәрләрен төрле иҗат бәйгеләрендә катнашырга җибәрә, алар яңа алымнарга өйрәнәләр, мастер –классларда катнашалар , профессиональ осталыкларын үстерәләр. Яңа елдан себер татар мәдәният үзәгенең “Себер дәрьясы” радиотапшырулары Татар радиосының 107.1 каналында Тубыл шәһәренең мәдәни яңалыклары белән таныштырып бара, “Себериле” тапшыруларын интернет челәтәрендә күп телетамашачылар карыйлар.

Хезмәт юлында кыенлыкларга бирешмичә эшне алга таба алып барган Г.Х.Ташкеева күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән шәхес.Юбилее уңаеннан җирле шагыйрь Сөнгатулла Бекенин, шагыйрә Галия Абайдуллина аңа багышлап шигырьләр иҗат иттеләр.Коллегалары Гөлсинә Хәлил кызына татар халкының мәдәниятен саклауда, үстерүдә хезмәте өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*