tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як”: Уфа
“Туган як”: Уфа

“Туган як”: Уфа

“Гүзәл Башкортостаныбызда элек-электән татарлар күпләп яшәгән. Күркәм татар авыллары республикабызны, милләтебезне ямьләп, данлап яши. Ә шәһәр зыялылары милләтебез язмышын яхшы якка үзгәртүгә зур өлеш кертә. Башкортстанда ике татар гимназиясе бар. Анда укучылар тел һәм әдәбият белемнәрен үзләштереп кенә калмый, халкыбызның гореф-гадәтләрен, гүзәл милли бәйрәмнәрен, данлы үткәнен, күренекле шәхесләре эшчәнлеген дә өйрәнә. Гимназиядә белем алучы балалар Россия күләмендә үткәрелгән төрле милли конкурс һәм фестивальләрдә һәрвакыт призлы урыннарга лаек булалар. 2012нче елдан алып Уфа шәһәрендә татар якшәмбе мәктәбе актив эшләп килә. Монда укучылар тел һәм әдәбият дәресләреннән тыш, татар халкының мәдәниятен, халык авыз иҗатын өйрәнә, инглиз теле, музыка һәм бию серләренә төшенә. Республикабыз татар яшьләренең тормышы шулай ук игътибарга лаек. “Берлек”, “Төбәк татар милли-мәдәни автономия”, “Ватаным”, “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” кебек иҗтимагый оешмаларда берләшеп үзара аралаша, төрле чаралар үткәрә, бәйрәмнәр оештыра. Шундыйлардан “Татар егете – 2016”, “Татар кызы – 2016” конкурслары, искиткеч милли рухта үткәрелеп, яшьләрне берләштерә, аларда халкына карата ихтирам, сөю тәрбияли. 2009нчы елдан алып һәр елны М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияте кафедрасы чикләрендә Бөтенроссия студентларының һөнәри осталык “Ана теле” конкурсы оештырылып килә. Әлеге конкурсның географиясе шактый киң: Башкортостан югары уку йортларының татар студентлары белән беррәттән Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Мәскәү шәһәрләре студентлары, булачак татар теле укытучылары монда көч сынаша. “Нур” татар дәүләт театры – Башкортстан татарларының иң яраткан урыны. Артистларыбыз татар драматурглары әсәрләрен сәхнәләштереп, Тукай әйткәнчә, халкыбыз күңелен “җырга-моңга илтә”. Алай гына да түгел, театрлар арасында һәрдаим оештырылып торган бәйгеләрдә җиңүче була. Татар телендә чыгучы “Тулпар” журналы, “Диләфрүз”, “Өмет”, “Кызыл таң “, “Әллүки” газеталары милләттәшләребезгә яшәү дәрте өсти, аларга илһам бирә. Ә тәүлек әйләнәсендә татар телендә эшләүче “Роксана”, берничә сәгать буена татар телендәге тапшыруларны радио тыңлаучыларга җиткерүче “Юлдаш” радиосы – милләттәшләребезнең тугры дусты. Яшь, әмма зур популярлык казанган “Туган тел” телеканалы татар гаиләсе йортында иң еш каралган каналларның берсе”.

ТАРИХИ ТАТАР УРЫННАРЫ: Тарихи урыннарга килгәндә, “Сабах” китапханәсе. 1912 елның язында Г. Тукай Уфага килә һәм шунда берничә көн яши. Анда Г. Тукай монда булган дип, такта таш куелган. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның язучы Мәҗит Гафури белән очрашуы – Башкортстан татарларының иң зур горурлыгы. Бу очрашу Уфаның әлеге иң куренекле урыны – Салават Юлаев һәйкәле янында, гүзәл Агыйдел буенда уза. Үзенең бер хатында шагыйрь: “Уфа мине кияү көткән кыз кебек каршы алды…”, – дип язып калдыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*