tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Ушмы авылын беләсезме?
Түбән Ушмы авылын беләсезме?

Түбән Ушмы авылын беләсезме?

Мамадыш районының данлыклы Түбән Ушмы авылын бүген кайларда гына белмиләр. Авылдашлары эшмәкәр Рифат Мотигуллин үзенең авылы өчен җан атып йөри. Ул терлекчелек буенча гына түгел, авылының мәктәбен, мәдәниятын, балалар бакчасын һәм мәчетен, гомүмән авыл халкының шат, бәхетле яшәвен дә күз уңында тота.

Башка авыллар гармунчы егетләргә бай булса, Түбән Ушмылылар баянчы кызлары белән горурлана. Март аенда язмыш төрле шәһәрләргә тараткан баянчы кызларын җыйдылар алар. Барысы да килә алмасалар да, Илхамия Каримова, Гөлнур Васыйлованы авыл халкы җылы каршы алды. Үзләре баянда уйнап, үзләре җырлап халык күңелен күрделәр алар.

Нинди садә, матур күренеш
Ханым уйнап, җырласа!
Мондый даһилекне һәркем
Булдыралмый, ләбаса,

– диеп яза авылның шагыйрә – җырчысы Гөлнур Васыйлова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*