tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә “Йолдызлар яңгыры”нда 200дән артык бала катнашты
Удмуртиядә “Йолдызлар яңгыры”нда 200дән артык бала катнашты

Удмуртиядә “Йолдызлар яңгыры”нда 200дән артык бала катнашты

Удмуртиядә ике йөздән артык баланы җыйган чара гөрләде. “Йолдызлар яңгыры” фестиваль-конкурсы финалына узган яшь талантларның гала-концерты өч сәгатьтән артык барды. Гаҗәп тә түгел, катнашучылар Удмуртиянең үзеннән, күрше Пермь төбәге, Татарстаннан килгәннәр иде.

Сәхнәдән Тукаебыз шигырьләре яңгырады, милли моңнарыбыз агылды – аерым башкаручылар, коллективлар бер-берсен алыштырып кына торды. Мондый чаралар башка милләт балаларын да тарта – Воткинск шәһәреннән удмурт кызы Карина Вахрушева . “Су буе” җырын башкарып тамашачыларны сокландырды.

Шушы ук чарада “Туган телем-иркә гөлем” бәйгесенә йомгак ясалды. Можга шәһәреннән Хәким Газизуллин Г. Тукайның “Китмибез” шигырен сөйләп Бөтендөнья Татар конгрессының махсус бүләгенә ия булды.

Фәнзилә Салихова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*