tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Татарстан делегациясе бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды
Уфада Татарстан делегациясе бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды

Уфада Татарстан делегациясе бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды

Бу минутларда Уфа шәһәренең «Нур» татар дәүләт театры мәйданында Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты.

Исегезгә төшерәбез, биредә 2019 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.

Ул Уфа шәһәренең «Нур» татар дәүләт театры каршындагы мәйданда куелган. Аның авторы – скульптор Владимир Дворник. Монументның биеклеге – 8 м.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*