tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге Балык Бистәсе районыннан мөслимәләрне кабул итте
Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге Балык Бистәсе районыннан мөслимәләрне кабул итте

Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге Балык Бистәсе районыннан мөслимәләрне кабул итте

Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәгенә Балык Бистәсе районыннан мөслимәләр экскурсиягә килде.

Алар институтта эшләп килүче татар мәдәнияте эшчәнлеге белән танышты. Балык Бистәсе районының мөслимәләр берлеген төрле өлкә кешеләре берләштерә. Районда туризм юнәлешен алып баручы белгеч Фирдисә Бакирова берлектә уртак проектлар булдыру мәсьәләсе буенча үз фикерен җиткерде. Очрашуларны Балык Бистәсе районында да уздыруны тәкъдим итте.

Бүгенге көндә мөгаллимә булып шәкертләргә дин сабакларын өйрәтүче Рауза ханым Бәдретдинова институтның ишеген ачып керүгә, “биредә миңа һәрнәрсә күңел хәтирәләремне яңарта”, диде. Чыннан да, белеме буенча исәп-хисапчы, заманында Казан кооператив техникумын тәмамлаган була. Ул озак еллар финанс-бюджет палатасында эшләгән.

Зәйтүнә Сафина исә 2015 елда район күләмендә “Ел хатын-кызы исеменә” лаек булган, ә эшкуар Эльмира Сибгатова “Нечкә бил 2019” конкурсы лауреаты. Озак еллар “Авыл офыклары” газетасы мөхәррире урынбасары булып иҗат иткән Кадрия Ильясова да үз фикерләрен җиткерде.

Төрле өлкәнең танылган ханымнары хәтирәләрен яңартты, киләчәктәге планнары белән уртаклашты. Районда мөслимәләр берлеген җитәкләүче Иделия Мәхмүтова Казан кооператив институтында эшләп килүче татар мәдәнияте үзәгенә, әбисе Фатыйма Минһаҗева чиккән күкрәкчәне бүләк итте. Милли хәзинә 19 гасыр ахры 20 гасыр башларына карый. Әбисе Теләче районы Олы Нырсы авылында гомер иткән була. Шулай ук, якташыбыз танылган шагыйрь Мансур Шиһаповның китабында бүләккә алып килгән иде.

Очрашуда Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева катнашып, фикер алышуның әһәмиятенә тукталды. Мөслимәләрне Әлки районының 90 еллык юбилей кичәсенә чакырды.

Мөслимәләр очрашудан кәнәгать калып, күп мәгълүматлар туплап, намазлар укып, чәйләр эчеп, рәхмәтләрен җиткереп кайтыр юлга кузгалды.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*