tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары сугыш ветераннар белән очрашты
Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары сугыш ветераннар белән очрашты

Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары сугыш ветераннар белән очрашты

Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, шушы чор кешеләренә иътибарыбызны күбрәк юнәлтергә тырышабыз. Шул максаттан чыгып Ульяновск өлкәсенең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы Яна Ульяновск шәһәр  татар автономиясе советы белән берлектә  “Бер күрешү – бер гомер” дип исемләнгән очрашу үткәрде. Очрашуны «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә ханым Алиуллина  ачып җибәрде. «Сугыш тәмамланганга 70 ел узып бара. Әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр, авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы – әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар.  Һәр өченче  баланың әтисе, Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны – ач калган hәм ятим балаларның ул чактагы хәлен  аңлавы кыен. Шулай да яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатында, аларга чын тарихны түкми-чәчми җиткерергә тиешбез»- диде Кәримә ханым.

3

Кичәгә килгән сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары шул еллардагы авыр тормыш, сугышта әтиләре үлеп калганнарның киләчәккә өмет-хыяллары ни рәвешле  җимерелүе хакында сөйләделәр. Яу кырында һәлак булган ватандашларыбыз рухына багышлап  дога кылынды.

Очрашу барышында, без – яшьләр, өлкәннәребездән онытылып барган авылларыбыз тарихы, бәйрәмнәре, йолалары турында да бик күп мәгълүматлар алдык.

«Тамчы»  клубына йөрүче балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар,  җыр һәм бию, моңлы матур көйләре белән күңелләрне күтәрделәр.

Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Кунакларга “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Рузия Хәлимова
Ульяновск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*