tatruen
Баш бит / Яңалыклар / III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 15-17 май көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.
Татарстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Әлеге оешма татар милләте вәкилләре күпләп яшәгән урыннарда татар мәктәпләре һәм гимназияләр, якшәмбе мәктәпләре оештуруда ярдәм итә, татар теле һәм әдәбият, тарих курсларын гамәлгә кертү буенча тырыша, шулай ук “Яшь гаиләгә киңәшләр” клубы эшчәнлегендә психологлар, икътисадчылар, хокук белегечләре белән берлектә ана, ата һәм балаларның социаль һәм хокукый канун актларын булдыруда үз көчен куя.
Узган ел II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының оештыру комитетына Татарстан Республикасының 43 районыннан, Россия Федерациясенең 62 регионыннан шул исәптә Мәскәү, 31 Ерак һәм Якын Көнчыгыш илләреннән 450 анкета кабул ителгән иде.
Быел форумда Татарстан Республикасыннан 150, Россия Федерациясе регионнарыннан 250, чит илләрдән 100 делегат, шулай ук чарада 150 махсус чакырулы, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының программасы кысаларында пленар утырыш, Татарстан Республикасы Арча районының уку-укыту йортларының белем бирү һәм тәрбия системасы белән танышу, татар шагыйре Габдулла Тукайның мемориаль комплексына сәяхәт (Татарстан Республикасы, Арча районы, Кырлай авылы) каралган. Шулай ук делегатлар Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында И.Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе”, “Казан” бию ансамбленең конңертын тамаша кылачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*