tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Федераль Сабан туеның асылын аңлатты
Васил Шәйхразиев Федераль Сабан туеның асылын аңлатты

Васил Шәйхразиев Федераль Сабан туеның асылын аңлатты

ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Сабан туен татар халкы традицияләрен тарату өчен нәтиҗәле чара дип атады. “Сабан туеннан күп нәрсә эшли белмибез” дигән сүзне еш әйтәләр. Ләкин бу дөрес түгел. Без Сабан туе аша халкыбызны күрсәтәбез һәм аны берләштерәбез”, – диде ул “Татар-информ”га.

Милли Шура рәисе Cабан туен идеологик яктан кабул итәргә өндәде. “Ул бәлеш ашадык да кайтып киттек түгел! “Сабан туе татар халкы һәм башка халыклар өчен нинди бәйрәм ул?” дигән сорау куярга кирәк. Ул татар халкының җыелып, милли уеннарын, киемнәрен, ризыкларын, үзенчәлекләрен күрсәтә торган бәйрәм, традицияләрне тарату чарасы”, – дип аңлатты ул.

Шул исәптән, Шәйхразиев татар язучыларын Сабан туена барырга, китапларын алып килергә әйдәде. “Безнең шәхесләребез, җырчыларыбыз да шунда җыелырга тиеш”, – диде ул.

  • 2019 елның федераль Сабан туе 9 июньдә Новосибирск шәһәрендә узачак. Бүген Васил Шәйхразиев һәм Новосибирск татарлары автономиясе җитәкчесе Әмир Гәрәев, өлкә губернаторы Андрей Травников һәм аның урынбасары белән очрашып, шундый килешүгә ирештеләр.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/31/174397/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*