tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ижау башлыгы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ижау башлыгы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ижау башлыгы белән очрашты

Бүген Казанда ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьевның эшлекле очрашуы узды. Очрашуда шулай ук Удмуртия Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миннемуллин  катнашты.

Васил Шәйхразыев һәм Олег Бекмеметьев Удмуртиядә гомер итүче милләттәшләребез яшәеше, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Олег Николаевич татарстанлыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, республиканың алга таба үсештә булуын һәм чәчәк атуын теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*