tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Камышлыда узган X Бөтенроссия авыллары Сабан туеннан репортаж

ВИДЕО: Камышлыда узган X Бөтенроссия авыллары Сабан туеннан репортаж

X Бөтенроссия авыллары Сабан туе Самара өлкәсендәге Камышлы авылында, табигатьнең гаҗәеп матур җирендә узды. Анда Россиянең 24 төбәгеннән татарлар катнашты. Сабан туен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров ачты. Алар Самара өлкәсенең иң актив татарларына дәүләт бүләкләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Көрәштә Россиянең иң көчле батырлары көч сынашты. Татарстан артистлары ике көн дәвамында матур җырларын, биюләрен бүләк итте. Видеоязмада Сабан туеның истәлекле мизгелләре урын алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*