tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы

ВИДЕО: “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы

Агымдагы елның 30 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең IT-паркында узган ХIII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында катнашучылар мондый чараны татар бизнесы вәкилләре өчен һәр елны көтеп алына торган мөһим вакыйга буларак билгеләп үттеләр. Алар фикеренчә, бу форумнар бүгенге дөньяда бизнес кору һәм аны киләчәктә үстерү серләре турында фикер алышу белән генә чикләнмичә, татар милли хәрәкәте алдында торган бурычларны җентекләп тикшерү, татар бизнесы вәкилләрен, халкыбызның милли аңын үстерүгә, туган телне, милли мәдәниятны, гореф-гадәтләрне торгызу эшенә тартырга ярдәм итә.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар уздырганда, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның һәр елны бөтен дөньядан килгән бизнес вәкилләре белән очрашулары аерым әһәмияткә ия. Шулай ук, Татарстанның рәсми делегацияләренең Русия төбәкләренә һәм чит илләргә кылган сәфәрләре барышында оештырылган очрашулар да бик мөһим һәм файдалы. Нәтиҗәдә татар оешмаларының Татарстан белән булган элемтәләре елдан-ел киңәя, ныгый бара.

Форумда катнашучылар Татарстан Республикасы хакимиятләренең һәм татар җәмәгать оешмаларының Русия Федерациясенең конституцион нигезләрен ныгытуга керткән өлешләрен билгеләп үтәләр һәм Татарстанның татарлар күпләп яши торган төбәкләр белән икътисади һәм мәдәни багланышларны ныгытуга юнәлдерелгән тырышлыгын югары бәялиләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*