tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яхшы җырның даны үзеннән алда йөри яисә көй-моңнардан илһам алып…
Яхшы җырның даны үзеннән алда йөри  яисә көй-моңнардан илһам алып…

Яхшы җырның даны үзеннән алда йөри яисә көй-моңнардан илһам алып…

Шушы көннәрдә, И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең йомгаклау концерты булды. Уку елы башында ук киң колач җәйгән, милли бер бәйрәм төсмерен чагылдырган бәйге быел шәһәребездә унынчы мәртәбә уздырылуы белән истәлекле. Ун еллык тарихы булган бәйгенең, башлангыч елларына әйләнеп кайтсаң Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама муниципаль районы бүлеге рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улының туган телебезгә, милли мөхиткә мөкиббән булуына янә бер кат инанасың. Хәер моны исбатлау өчен бер мисал китерү дә җитә, минемчә. Әйтик быел, 2017-2018 нче уку елы дәвамында милли җырларыбызны башкару осталыгында 1022 укучы бала көч сынашкан, ягъни 35 хор коллективы, 26 ансамбль, дигән сүз. Ә, ун ел дәвамында күпме бала катнашуын санап чыгарсаң, гаҗәеп матур күренешкә тап буласың. Чыннан да, җыр-моң диңгезендә зур ышаныч белән, колач салып йөзүче ул-кызларыбыз елдан-ел күбәя. Моңа өстәп, һәрбер уку елында җиңү яулаган коллективларга күрсәтелгән матди ярдәмне, шул акчага тектерелгән милли киемнәрне дә исәпкә алсаң, үзеңнән-үзең бу мөһим эшне бер коллектив, йә булмаса берәр оешма башкарадыр дип уйлыйсың. Чынлыкта исә коллектив түгел, ә бердәнбер шәхес булуын күрәбез, аңлыйбыз, сокланабыз. Ул да булса, “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесен үз инициативасы белән оештыручы, җаваплы хуҗасы, иганәчесе, күбебезгә таныш, милләтпәрвәр егет – Ганиев Рөстәм Мәҗит улы.

Башка еллардан аермалы буларак быел бәйрәм тантанасына, бәйгене оештыру эшендә, уй-теләген, изге ниятен тормышка ашыруда ярдәме тигән, Р.М. Ганиевның тәкъдимен бердәй хуплаучы, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Шакиров Равис Мөҗәһит улы, (бүгенге көндә, лаеклы ялда булуына карамастан 29 нчы мәктәп директоры вазыйфасын башкара), бәйге нигезләмәсен төзүче, мәгариф идарәсенең элекке методисты Шәфыйкова Мәхтүмә Сәләхетдин кызы, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов, җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Фәрһад Сафиуллин, мәгариф идарәсе начальнигы Вадим Матюшин, мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшина, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Айзирәк Рамазанова, аксакаллар шурасы һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары чакырулы иде. Ерак араны якын итеп Казан шәһәреннән килгән кунак – Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Ризванова Эльза Зәбир кызы катнашуы да ямь өстенә ямь өстәде.

…Әбиемнең сандыгында сакланган хәзинәләрне барлау белән башланган тамаша-күренеш татар халкының гомер буе дан тоткан чүпләмле, чуптарлы, кызыл башлы сөлгеләре, чигүле камзул, алъяпкычлары, нәфис ефәк шәлләре, күз явын алырлык затлы беләзекләренә сокланган укучы балалар, ниһаять гармун күреп алдылар. Ә, тальян гармуннан агылган көй биергә дә, җырларга да этәрде үзләрен. Түбән Кама шәһәре һәм авыл мәктәпләре җыр коллективларының иң яхшы чыгышларыннан торган бәйге моң бәйрәменә әверелде.

Гадәттәгечә “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесендә җиңү яулаган мәктәп коллективларына, аларны әзерләгән укытучыларга, музыка белгечләренә Рөстәм Ганиев зурлап сәхнәдән рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. “Бәхет елмайган” мәктәпләр исемлеге шактый озын булса да санап чыгу бер дә кыен түгел, киресенчә алар өчен күңел сөенә. “Җырлы балачак” номинациясенә – 1, 12, 15, 29, 32 нче мәктәп укучылары; “Серле ноталар” номинациясенә – 8, 11, 18, 29 нчы мәктәп укучылары; “Туган телем-җырлы тел” номинациясенә – 14 нче лицей укучылары; “Былбыллар тугаенда” номинациясенә – 16, 21 һәм Зур Афанас мәктәбе укучылары; “Челтер чишмә” номинациясенә – 34 нче гимназия укучылары; “Җырым- юлдашым” номинациясенә – 25 нче гимназия һәм 35 нче лицей укучылары ия булды. Өченче призлы урынны – 6, 10, 35, 26,13, 31 нче мәктәп укучылары, икенче урынны – 3, 7, 25, 33 нче, Кама Аланының 2 нче, 7 нче мәктәп укучылары бүлештеләр. 1-4 нче сыйныф укучылары арасында беренче урынга 31 нче мәктәп укучылары лаек дип табылса, 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучыларына, ансамбльләр арасында 14 нче һәм 33 нче мәктәп укучыларына тиңнәр булмады. Һәм мондый төр бүләкне, ягъни беренче дәрәҗә лауреат дипломнарын кабул итеп алу өчен, сәхнәгә җиңүче мәктәпләрнең директорлары күтәрелде.

Ун ел элек тәүге адымын ясаган “бәйге” бүгенге көндә аягында үтә дә нык басып тора. Шуңа да үзенең чыгышында мәдәният идарәсе начальнигы Мөбарәкшина Гүзәл Мөхәррәм кызы, мондый төр бәйгенең яшь буынны көйле-моңлы итүдә өлге булып торуын, елдан-ел уңай нәтиҗәләр бирүен, Рөстәм Мәҗит улы тарафыннан мәктәпләр үзләре генә башкарып чыга алмаслык зур эшләр башкарылуын ассызыклады. Башкалабыз – Казаннан килгән кунагыбыз – Эльза Зәбир кызы Ризванова, Түбән Кама каласында сәләтле балаларның милли үсеше өчен шартлар тудырылуы, берсеннән-берсе тәрбияви чаралар аша мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтелүе өчен “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең төп хуҗасы – Рөстәм Ганиевка, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы исеменнән рәхмәт белдерде, истәлекле бүләк тапшырды. Моң бәйгесенең унеллык юбилее уңаеннан шулай ук бүләкләр һәм рәхмәт хатлары белән өлеше кергән берничә ул-кызны: Шакиров Равис Мөҗәһит улын, Шәфыйкова Мәхтүмә Сәләхетдин кызын, 2013-2014 нче уку елыннан башлап бүгенге көндә дә, бәйгене тиешле югарылыкта дәвам итүче методистлар: Сабирова Гөлүсә Мөхәмәтхәсән кызын, Исмәгыйлева Резедә Раиф кызын, сценарий төзүче, сәхнәгә куюда режиссер вазифасын башкаручы Садыкова Лидия Хәмдегали кызын һәм Исмагилова Вәсилә Исмагил кызын тәбрикләделәр.

Чыннан да, мәктәпләр арасында уздырылган бәйге елдан ел популярлаша, даны шәһәребездә генә түгел, республика күләмендә дә күпләргә үрнәк булып тора.

Ә, укучы балалар арасында талантлар искиткеч күп, “Җырлы, моңлы татар җыры” бәйгесе үзе бер зур “Йолдызлыкны” хәтерләтә. Кешенең башкарган җыр-моңнары буенча эчке халәтен, уйларын чамалап булган кебек, катнашучыларның да, җиңүчеләрнең дә шактый булуы куандыра. Тел әйтә алмаганны җыр әйтер, дигән бит, ата-бабаларыбыз да. Яхшы җырның даны үзеннән алда йөргән кебек, тырыш хезмәт нәтиҗәсе дә еракка, халыкка тарала. Ә, халыкка хезмәт итүдән тәм табучылар дөньяда сирәк булса да, андыйларның язмышлары күпкә бәхетлерәк, минемчә. Шуңа да җан сөйгән, теләп башкарган эш кояштай якты, нурлы була. Киләчәктә дә тормышыгыз матур, якты булсын Рөстәм абый, халкыбызга, милләтебезгә күрсәткән олы хезмәтегез күңелегезгә канәгатьлек бирсен, башлаган эшләрегез дәвамлы, яшь буын күңеленә чәчкән милли орлыкларыгыз шытымлы булсын, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын!

Нурзия Мирхазова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*