tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә «Үз халкын данга күмгән татарлар» III төбәкара фәнни – гамәли конференциясе узды
Яшел Үзәндә «Үз халкын данга күмгән татарлар» III төбәкара фәнни – гамәли конференциясе узды

Яшел Үзәндә «Үз халкын данга күмгән татарлар» III төбәкара фәнни – гамәли конференциясе узды

Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә «Күренекле татарлар» музее эшли. Өченче ел инде шушы музей кысаларында «Үз халкын данга күмгән татарлар» дип аталган төбәкара конференция үткәрелә. Ул күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә уздырылды.

Конференция быел 20 нче мартта уздырылды.

Россия Федерациясе регионнарыннан: Оренбург, Саратов, Самара,Түбән Новгород, Свердлау, Красноярск, Ульяновск өлкәләре, Дагыстан, Чувашия Республикасы мәктәпләреннән; Яшел Үзән районы мәктәпләреннән укучылар һәм укытучылар катнаштылар.

Конференция актлар залында башланып китте. Гимназия белән килгән кунакларны директор Ильина Марина Анатольевна таныштырды. Ул гимназиянең уңышлары, ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләп узды. Күпмәдәниятле белем бирүгә аерым тукталды. «Күренекле татарлар» музее күпмәдәниятле белем бирүнең үзәге булып тора.

Музей нигезендә кызыклы шәхесләр белән очрашу клубы эшләп тора. Ул «Аралашу» дип атала. Конференциядә катнашучыларга шушы клуб кысаларында әзерләгән «Күңел агымының сере» исемле чара тәкъдим ителде. Бу чараның кунагы Татарстанның атказан сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иде. Гимназия укучылары шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Э. Шәрифуллина укучыларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Үзе дә яңа язган шигырьләрен укып китте. Кичә бик җанлы, матур узды.

Конференция эшен секцияләрдә татар һәм рус телләрендә дәвам итте: «Шушы яктан, шушы туфрактан ул», «Күренекле татарлар», «Сәясәт, фән, медицина һәм cпорт өлкәсендә күренекле татарлар», «Әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә күренекле татарлар». Конференциядә белемле, талантлы, кызыксынучан балалар катнашты.

Конференциягә барлыгы 80 эш кубул ителгән иде. Быел эшләр читтән торып та каралды, бәяләнде. Укучыларның эчтәлекле чыгышларын һәйәт әгъзалары бәяләде. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының диплом һәм сертификатлары бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*