enrutat
Баш бит / Йолалар: суы сарыксын, үзе калыксын…
Йолалар:  суы сарыксын, үзе калыксын…

Йолалар: суы сарыксын, үзе калыксын…

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлегендә ачылган “Яшь әниләр мәктәбе”ндә беренче дәрес узды.

Ни кызганыч, интернет челтәре, җирле матбугат аша бу хакта күпкә алдан хәбәр ителсә дә, дәрескә килүчеләр бик аз иде. Югыйсә, мәктәпне ачкан вакытта яшь кызлар кызыксыну белдергән кебек иде. Шулай да, дәрес өзелмде, кыңгырау чылтыратмасак та, Аллаһка тапшырып, дәресне башладык. Ул бала турында сөенче алу, аны беренче тапкыр мунча кертү һәм чәчен алуга багышланды.

3Дәрес мәктәпне оештыручы, аның проект авторы Гөлназ Сафиуллина төзегән сценарий буенча алып барылды. Мин анда кунак ролен башкардым. Тамашачы булмаса да, барыбыз да рольләрне чын күңелдән башкарырга тырыштык. Кызларның тавышлары калтырап чыкты хәтта. “Ак калфак” оешмасы тарафыннан төшерелгән фильм кызымны дөньяга китергән көн хатәрәсен яңартты. Бер ялгансыз: күзләр яшьләнде. Дәрескә килгән кызлар һәм булачак әниебез дә фильмны йотлыгып карады.

Кабат дәресебезгә әйләнеп кайтыйк. Кызганычка, бүген бала табу белән бәйле йолаларның күбесе инде кулланыштан төшеп калган. Кайберләре турында шәхсән мин беренче тапкыр ишеттем. Мәсәлән, бәби сөенече алучыга йомырка бирү. Безнең Арча районында, миңа калса, ниндидер бүләк бирәләр. Ягына күрә йоласыдыр инде. Нәрсә генә булмасын, матур гадәт. Тагын шуңа да игътибар иттем: йолалар авыл җирлегенә хас. Сөенче алуга килсәкк, хәзер инде хәбәр яшен тизлегендә тарала. Техника заманы бит. Бу шәһәрдә дә шулай, авыл да шул ук хәл. Нинди юл белән икәне мөһим түгел, ә сау-саләмәт нәсел дәвамчысы дөньяга килү турында хәбәр килеп ирешү татлы мизгел булып тора. Узган гасырда бу хакта телеграмма сугалар иде. Аны кабул итүче һәм тапшыручының игътибарсызлыгы аркасында хата да китәргә мөмкин. Ташкентта яшәүче апамның кыз бала тудыруы турында хәбәр алгач, әти-әни ерак юлга хәстәрлек эше башлап җибәрде. Ни дисәң дә,

беренче онык, тизрәк күрәсе килә, яшь әнигә ярдәм дә кирәк бит. Кыз киемнәре җыеп, туган як күчтәнәчләрен төяп, алар еарк сәфәргә чыгып китте. Кайткач белдек: апа кыз түгел, ир бала тапкан икән.

Ярар. Сөенче алдык, күчтәнәчләр белән, бәби күрергә килдек. Ләкин бу хакта сүз әле төгәлләнмәгән икән. Өлкән буын тагын якты хатирәләргә бирелде. Янә үземнән башлыйм инде. Авылда шундый матур гадәт яши: күрше хатыны бәби алып кайткач, әби яки әни аның хәлен белергә керә. Бәби ашы дип аталган төргәктә балага һәм әти-әнигә һәм башка балаларга кечкенә генә бүләк була. Ә иң төп бүләк – камыр ризыгы. Безнең авылда, гадәттә, бу паштет. Нурзия Мирхазова балага 40 көн тулганчы күрше-күлән, туганнары бәби алып кайткан гаиләне ризык белән сыйлый, ди. Моның үз максаты бар. Беренчедән, бала туу шатлыгын уртаклашу булса, икенчедән, яңа гына баладан котылган әнигә ярдәм итү. Ул әле хәлсез, ә гаиләне туендырырга кирәк. Ире дә ярдәм итә, билгеле, тик ул эштән кайтканны көтәргә кирәк бит. Ә күршеләрнең ярдәме белән ана тиз савыга.

Бәбине чит кешегә күрсәтүнең дә үз ырымнары бар. Гадәттә, кырыгы тулганчы, чит-ятларга гына түгел, якыннарына да баланы күрсәтмиләр кайбер якларда. Янәсе, күз тия. Нурзия ханым, әнисе энесен алып кайткач, иң беренче булып, тәпиен күрсәтте, дип сөйләде. Ул моны туганлык җепләре нык булсын дип эшләгән икән. Кайбер якларда тәпиен генә күрсәтеп, йөзен күрсәтмәү йоласы бар.

Дәресебезне баланы беренче тапкыр мунча кертү белән дәвам иттек. Аның әһәмияте, тәртибе белән “Ак калфак”ның Түбән Кама бүлеге рәисе Зөлфирә Бигәшева таныштырды. Әлбәттә, ул да аны балачак хатирәләреннән башлады. Аннан мунча кертүнең әһәмиятен медицина күзлегеннән чыгып аңлатты. “Баланы туган көннән үк суга ияләндерергә киңәш ителә. Су аны тынычландыра, чыныктыра”, — ди ул. Мунча керү дә гадәти юынып чыгу гына булырга тиеш түгел. Аныңча, баланы йомшак кына чабуның бернинди дә зыяны юк. Бала өчен себерке махсус әзерләнә. Кечкенәдән чабынырга өйрәнеп үскән баланың сәламәтлеге ныграк була икән.

Үзем өчен тагын бер яңалык ачтым: бәби мунчасына су кертү савап булып тора. Элегрәк, һәр йортта мунча булмаган вакытларда, бәби мунчасын ягу да саваплы эшләрдән саналган. Шул ук вакытта мунча хуҗасы өчен файдасы бар: мунчаны яхшылап юалар, мичен агарталар, суын ташыйлар.

Баланы юындырганда изге теләкләр әйтелгән. Нурзия ханым әнисенең энесен коендырганда әйткән сүзләрен хәтерендә калдырган, үз балаларын шул теләкләр белән коендырган, кызларына да өйрәткән.

Суы сарыксын, үзе калыксын.

Зур булсын, бай булсын, сау булсын,

Шәфкатьле, игелекле, тәүфыйклы сабый булсын.

DSC_0402Шулай итеп, баланы юындырдык. Хәзер инде чәчен алырга кирәк. Элек бу җаваплы эшне ир-ат халкына (бабайга һәм әтигә) тапшырганнар. Чәчне алгач, бизмәнгә салып үлчәгәннәр һәм шул авырлыктагы көмеш бәясеннән авылның бер мохтаҗ кешесенә сәдака бирелгән. Ә чәчне кадерләп саклаганнар. Зөлфирә ханым чәчне төреп, балага бөти итеп тагалар иде, дип, сөйләде. Монысы күз тимәсен өчен.

Бер сәгатькә планлаштырылган дәрес ике сәгатькә сузылса да, ялыктырмады. Дөрес, ун айлык Хәсәен арыды, тик әнисенең ими сөтен ашагач, тынычланды.

Дәрестән соң, бәби чәенә алып килгән күчтәнәчләр белән сыйлана-сыйлана, киләсе дәресне планлаштырдык. Ул исем кушуга багышланчак.

Нурисә Габдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*