tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиде буын бабаңны да белмәсәң…
Җиде буын бабаңны да белмәсәң…

Җиде буын бабаңны да белмәсәң…

Быел Татарстан архивлары йөз еллык бәйрәмнәре уңаеннан шактый күп эш башкарган. Матди-техник базаны ныгыту, чит илдәге архив идарәләре белән эшлекле багланышлар ур­наш­тыру, яңа бәйгеләр үткәрү республикада архив эшен бермә-бер кө­чәйтеп җибәрде. Әмма шул ук вакытта бездәге архив эшчәнлеге чит илдәге­дән шактый калыша әле. Бу хакта Татарстан архив эшчәнлегенең еллык йомгагында да әйтелде. Ки­ңәш­мәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәт­шин катнашты.

Архив эшен бер караганда бәяләү дә кыен. Әмма мо­ның никадәр кирәкле эш булуын, татар халкының киләч­ә­ге өчен бәһасез байлыкны саклауның әһәмиятен барыбыз да яхшы аңлый. Республика, аның халкы өчен ки­рәкле булган документларны туплау, саклауга кую, фондларны һәрдаим баету, кирәк­ле кәгазьләргә реставрация ясау эшен архивчылар һәр­даим алып бара. Шул ук вакыт­та башка оешма-пред­приятиеләрнең, җирлек­ләр­нең бу эшчәнлеккә карата игътибарлырак булуы сорала. Электрон архивларны сак­лауга кую буенча да хо­кукый-норматив таләпләр кирәк. Киләчәктә бу эшләр закон ни­гезендә беркетелеп, күпкә нәтиҗәлерәк алып барылса, архивларда һәркем­нең со­рау­ларына җавап табылыр иде. Татарстан архив идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова белдерүенчә, быел республика архивларына 112 мең 545 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу – көненә 300 төрле сорауга җавап эзләнгән дигән сүз. Социаль-хокукый эчтә­лек­тәге сораулар архивта беренче урында тора. Болар – халыкның пенсия фондлары өчен теге яки бу оеш­маның эшчәнлеге, эш стажы, хез­мәткә түләү белән бәйле төрле архив белеш­мәләре, укуга яки бүләк алуга бәйле шәхси эш кәгазьләре турында мәгълүмат. Репрессия, әсир­лек­тә булу, кулаклаштыру, төрле җирлекләр һәм бина­ларның төзелешенә бәйле тематик мөрәҗә­гать­ләр дә күп. Шулай ук нәсел тарихына бәй­ле сораулар арткан. Шә­җәрә төзүчеләр арасында авыллары белән гаилә тарихын өй­рәнүчеләр барлыкка кил­гән. Архивта документлар булса гына мөрә­җәгатьләр канә­гать­лән­де­релә ала. Узган ел 26 мең 360 сорауга җавап табылмаган. Сәбәбе – документлар саклауга куелмаган. Би­грәк тә үзләрен банкрот дип игълан иткән оешмаларның эш кагазьләре тапшырылмаган. Пенсия фонды белән бер­лек­тә ул кәгазьләрне эзләү эше бара. 1002 оешманың документлары кайда икәнлеге дә билгеле түгел. Алар арасында Казан макарон фабрикасы, “Сирень” кафесы, “Балалар дөньясы” кибете, “Ломжа” мебель фабрикасы, “Сосновая роща” санаторий-про­фи­лакторие бар. Хә­бәр­сез югалган документларның исемлеге ТР Дәүләт архив комитеты сайтында күрсәтел­гән. Генеалогия буенча со­рау­ларның 52 процентына гына җавап алынган. Табылмаула­ры­ның сәбәбе – документлар булмау, яисә аларның сораулары тиешле органнарга юллана, мәсәлән, гаиләгә кагылышлы кайбер мәгълүматлар ЗАГС­ларда саклана.

Күпчелек архив фондлары татарлар таралып урнашкан төбәкләр белән бәйле. Документларның күбесе Уфа, Оренбург архивларында сак­лана. Быел архивчылар Төр­кия, Норвегия, Иран, Кытай, Италия, Малайзия архивлары белән хезмәттәшлек ит­кән. Анда документларга реставрация ясау, архив фонд­ла­рының сакланышы, документ­ларны цифрлаштыру мәсь­әләләре өйрәнелгән. Татарстан архивчылары анда кулъязмаларны саклау буенча тәҗрибә туплаган. Шул ук вакытта кайбер архивлар бе­лән үзара килешүләр алып барылган. Бигрәк тә Хабаровск, Оренбург, Пенза, Томск өлк­ә­ләре һәм Башкортстан, Чуашстан, Кырым республикалары, Казахстан, Иран белән килешүләр тө­зелгән. Иран­ның “Астан Кудс Резави” документлар үзәген­дә сакланган өч төрле кулъ­язманың цифр­лаштырылган күчермәсен алып кайтканнар. Алар арасында Багдад хәлифе Әхмәд ибн Фадлан­ның 921-922 елгы юлъязмасы һәм Коръән тәф­сиренең тө­рекчә аңлатмасы бар. Бел­геч­ләрдә бигрәк тә Төркия­дәге нәсел шәҗәрә­сенә бәй­ле эшнең яхшы оештырылуы соклану уяткан. Биредә XX гасыр башыннан ук исемнәр базасы төзелгән. Төркия законнары буенча туганлык җепләре базасына кереп карау бөтен кешегә дә рөхсәт ителгән. Еллык утырышка кунак итеп чакырылган профессор, дәүләт архивлары башлыгы Угур Унал әй­түенчә, Төркиянең архив эшен­дә бөтен уңайлыклар тудырылган. Мәгълүмат­лаш­ты­ру, автоматлаштыру эше беренче урында тора. Һәр­кем 15 минут эчендә теләсә нинди мәгълүматны табып ала ала. Теләсә кайсы кеше паспорты ярдәмендә, теләсә кайсы архивка эләгеп, мәгъ­лүматны өйрәнә ала. Төркия архивларында моның өчен бөтен шартларның булуы хакында бәян итте ул. Башкортстан вәкиле Гөлнара Кәлимуллина исә үзлә­рен­дәге “Шәҗәрә” бәй­рәмнәре, нәсел тарихы белән кызыксыну өчен төрле ярышлар оештырылуы хакында сөй­ләде. Шул ук “Шәҗәрә” бәй­рәме эстафетасы бер районнан икенче районга күчеп бара икән. Башкортстан Республикасы карары белән бу чаралар 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Тагын бер кунак – Түбән Новгородтан килгән Борис Моисеевич бу эш буенча белгечләр әзерләү мәсьәләләренә тукталды һәм республикада архив эшенә уңай бәя бирде.

“Иске Казан”, “Ныклы гаи­лә”, “Тарихи бранч” проектлары, “Яшь архивчы мәк­тә­бе”, “Минем нәселем” бәйге­лә­ре, социаль челтәрләрдә башланган эш даими алып барылырга тиеш. Моңарчы документларны цифрлаштырырга кирәклеге турында сөй­ләш­сәк, хәзер бу эш архивларда тулы куәтенә алып барыла. Башкалада гына түгел, район җирлекләрендә дә моның өчен мөмкин­лек­ләр җитәр­лек. 73 меңнән артык берәм­лек цифрлаштырылган инде. Бигрәк тә кыйм­мәтле доку­мент­ларның электрон күчер­мәләре саклауга куелган. Хә­зер саннан сыйфатка күчәр вакыт җитте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүз алды. “Татарстан һәм татарлар өчен чит ил архивларында татар тарихына кагылышлы документлар табу, аларның кү­чермәләрен үзе­бездә булдыру әһәмияткә ия. 5 миллион татар бар. Татарстанда 1 миллион 900 мең татар яши. Калганы дөнья буйлап таралган. Бу байлыкы сак­ларга кирәк”, – диде ул, Татарстан Дәүләт архивына Башкортстан, Оренбург архивлары белән активрак хез­мәттәшлек итәр­гә, Финляндия, Кытай, Австра­лиядә яшәүче татар­ларга­ бәйле документларны җыяр­га, го­мумән, татар тарихына кагылышлы документларны булдыру эшендә Бөтен­дөнья татар конгрессын да катнаштырырга кирәк­леге­нә басым ясап.

– Архив эшендә безгә алга сикереш ясарга кирәк. Без Төркиядән дә бик күпкә артка калганбыз. Архивлар гына түгел, китапханәләр дә шулай. Вакытында тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү беренче урында булырга тиеш. Бу – дәүләт эше. Кирәк эш белән шөгыль­ләнәсез. Чыгымнар күп таләп ителсә дә, без моны эшләргә тиеш”. Фә­рит Мө­хәммәтшин­ның сүз­ләрен зал көчле алкышларга күмде. “Мин әле шәҗәрә сүзен дә белми идем. Туфан Миңнуллин аң­латып күрсәт­те. Җиде буын ата-бабаңны белмәсәң, татарлы­гың шул ка­дәр генә”, – диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе 2001 елда якланган докторлык диссертациясен Дәүләт архивына тапшырды. ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова 2018 елда шәхси архивлардан халык язучысы Аяз Гыйләҗев һәм КПССның өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеевның шәхси документлары кабул итеп алынганлыгын әйтте. Мондый мирас, архивтагы һәрбер язма киләчәк өчен бәһасез.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*