tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Җырларны үзе отып ала, ятлатып утыручы юк» – биш яшьлек Эмилия шаккатыра
«Җырларны үзе отып ала, ятлатып утыручы юк» – биш яшьлек Эмилия шаккатыра

«Җырларны үзе отып ала, ятлатып утыручы юк» – биш яшьлек Эмилия шаккатыра

Яр Чаллы кызы, биш яшьлек Эмилия Гатауллина үзенең таланты белән сокландыра. Ул татар җырчыларының җырларын матур итеп, чын артистларча башкара. Инстаграм сәхифәсендә кызчыкның видеолары да бик күп караулар җыя.

«Җырларны үзе отып ала, өйрәтеп, ятлатып утыручы юк. Машинада барганда җырлый-җырлый исендә калдыра», — ди кызның әнисе Алия. Кызчыкның яраткан җырчылары – Илсөя Бәдретдинова белән Фирдүс Тямаев. Үскәч, Эмилия үзе дә җырчы булырга тели икән.

Социаль челтәрләрдә Эмилиянең Фирдүс Тямаев, Иркә, Эльмира Сөләйманова, Гөлназ Асаева, Гүзәл Уразова, Рифат Зарипов репертуарындагы җырларга өздерүен күреп була.

Җырлар гына түгел, бәләкәй кызчык догалар да белә икән. Ике яшьлек энесе Нурислам белән «Фатиха», «Ихлас» сүрәләрен укый ул. «Догалар укыйбыз. Аллаһ бирсә, күзләр тимәс», — дип язган Эмилиянең әнисе.

Инстачылар да Эмилияне рәхәтләнеп күзәтәләр, аңа уңышлар телиләр.

«Кояшкай», — дип язган җырчы Гүзәл Уразова.

«Ай, афәрин, принцесса», — дип комментарий калдырган Илсөя Бәдретдинова.

«Бу кызны тизрәк музыкаль мәктәпкә бирегез. Талант, күпме тыңлыйм, бик ошый, афәрин», «Хәтере бик әйбәт», «Киләчәктә артист булырсың, балакаем», «Күзләр генә тия күрмәсен», — дип язган алар.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*