tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел буе Болгары турында фильм төшерергә ниятлиләр
Идел буе Болгары турында фильм төшерергә ниятлиләр

Идел буе Болгары турында фильм төшерергә ниятлиләр

«Доли Медия Студио» иҗат группасы Болгария Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Между крестом и полумесяцем» документаль фильмын төшерү буенча әзерлек эшләрен башлаган. Фильм Идел буе һәм Дунай буе Болгары килеп чыгышы турында булачак.

Бу дәүләтчелекләр Бөек Болгар таркалуыннан соң барлыкка киләләр. VII гасырда Идел буе һәм Дунай буенда ике тугандаш дәүләтчелекнең  формалашу тарихы, үсеше, ислам һәм хрестьянлыкны кабул итү турында бәян ителәчәк әлеге фильмда.

Проектның максаты — тарихи яктан ике дәүләтчелек арасында урнашкан толерантлыкны күрсәтү. Чөнки әлеге уңай мөнәсәбәт йөзләгән еллар буенча саклана һәм хәзерге Татарстан һәм Болгария арасында дәвам иттерелә.

Фильмның авторлык группасы июль аеның икенче яртысында Татарстанга да киләчәк һәм Казан Кремле, Болгар, Зөя, Биләр, республиканың башка эре тарихи үзәкләре, Татарстан музейларында төшерү эшләре алып барачак.

Кинематографистлар Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында булырга да планлаштыра.

addnt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*