tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган тел галиме татар телен рус мәктәпләрендә чит тел итеп укыту яклы
Танылган тел галиме татар телен рус мәктәпләрендә чит тел итеп укыту яклы

Танылган тел галиме татар телен рус мәктәпләрендә чит тел итеп укыту яклы

Танылган тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КФУның шәрәфле профессоры, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов татар телен рус мәктәпләрендә чит тел итеп укытырга кирәк, дип саный. Руслар өчен татар теле чит тел кебек ул. Методикасы шундый булырга тиеш, – диде Рүзәл Йосыпов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында.

Рүзәл Йосыпов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Лингвистика, икетеллелек мәсьәләләре, тәрҗемә практикасы һәм теориясе, сөйләм культурасы өлкәләрен тикшергән галим, күпсанлы монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы. 1986-2002 елларда Казан педагогика университетында ректор һәм татар теле белеме кафедрасы мөдире, Казан шәһәре советы һәм 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы халык депутаты.

Филология фәннәре докторы татар теле руслар өчен чит тел кебек, дип саный. “Мин депутат булганда, телләр турында закон кабул иттек. Һәм шуннан соң, рус мәктәпләрендә татар телен дә, рус телен дә тигез укытырга дигән закон кабул иткәч, татар телен бик күпләп укыта башладылар. Укытучылар җитми, Казан педагогика университеты татар мәктәпләре өчен генә чыгара иде. Ә рус мәктәпләре берничә мәртәбәгә күбрәк иде. Шул вакытта укытучы биология укытканмы, химия укытканмы, карап тормадылар, вакансия бар, татар телен укытырга тутырдылар. Элек “Рус теле татар мәктәпләре өчен” дигән белгечлек бар иде. Руска рус теле укыту – бер нәрсә, ә татарга рус теле укыту – ул бит инде икенче нәрсә. Татар мәктәбендә рус теле укыту икенче ул, аның үзенчәлекләре бар.

Шуннан соң татар телен рус мәктәпләре өчен аерым укытырга кирәк, дидем. Юк, булмады. Бу методика буенча беркем дә бернәрсә дә эшләмәде. Барамы – бара, дәресләр керәме – керә. Татар телен рус мәктәбендә чит тел итеп укытырга кирәк. Руслар өчен чит тел кебек ул. Методикасы шундый булырга тиеш. Махсус белемсез укытучылар күпме баланы туган татар теленә өйрәтми калдырдылар”, – диде Рүзәл Йосыпов.

Динә Йосыпова, 
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*