Бүген Арча районында аерым мәйданчыкларда мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә студентлар һәм мөгаллимнәр, районыбызның һәр мәктәбендә укучылар һәм укытучылар татарча диктант язды.
- Татарча диктант язу бик күркәм, матур идея. Күпләрнең мәктәпне тәмамлаганнан соң кулларына каләм алып диктант язып утырганнары юктыр. Язу-сызу эшләре башка хезмәтләргә генә бәйле булды. Чит төбәктә яшәүче милләттәшләребезгә авырлык тудырса да, Арчалыларга бу диктантны язу кыенлык тудырмагандыр дип уйлыйм, чөнки без – ак як, Тукай якташлары! Күпләрегез Гаяз Исхакыйның иҗаты, аның шәхесе белән янәдән кызыксына башлар”, – дип сөйләде район мәдәният идарәсе һәм Татар конгрессының Арча бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов.
Ленар Гобәйдуллин