ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Иксез-чиксез» театр-педагогика проектының дүртенче сезоны үткәреләчәк
Татарстанда «Иксез-чиксез» театр-педагогика проектының дүртенче сезоны үткәреләчәк

Татарстанда «Иксез-чиксез» театр-педагогика проектының дүртенче сезоны үткәреләчәк

15–28 июнь көннәрендә Татарстанда «Живой город» фонды тормышка ашыра торган «Видимо-невидимо» («Иксез-чиксез») театр-педагогика проектының дүртенче сезоны үткәреләчәк.

Проект кысаларында социаль театр эшлеклелеләре Татарстанның авыл мәктәпләренә барып, яшүсмерләр белән бергә «шәһәрлеләр театры» (театр горожан) методы буенча спектакльләр куячаклар.

Спектакль кую процессы театр уеннары, мастер-класслар, күнегүләр һәм тренинглардан тора.

Спектакльләрне тәүге тапкыр укучылар туган авылларында әти-әниләр, дуслар һәм укытучылар алдында тәкъдим итәчәкләр. Шуннан соң, ул спектакльләр Казанның MOÑ театр мәйданчыгының һөнәри сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Чыганак:belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*