Казанның «Хыял» һәм «Кудрены» триолары, шулай ук Казан кызы София Фадеева Россия күләмендәге «Иҗат чишмәләре.Балалар/Родники.Дети – 2026» бәйгесенең финалына узды. Әлеге иҗади проектның сәнгать җитәкчесе – Россиянең халык артисты Олег Газманов. Шәһәр халкын 31 май көнне онлайн рәвештә узачак тавыш бирү чарасында проектта катнашучыларга ярдәм итәргә чакыралар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә җиңү өчен 23 финалга узучы көч сынашачак. Алар арасында Татарстан башкаласының талантлы яшь җырчылары да бар.
Бу елгы Россия халыклары һәм бердәмлеге елына багышланган бәйгедә катнашу өчен илебезнең төрле почмакларыннан 2 меңнән артык гариза бирелгән. Конкурсантлар «Башкаручы», «Балалар өчен җырлар иҗат итүче» һәм «Балалар вокал-инструменталь ансамбле» дигән өч номинация буенча көч сынашкан.
Иҗади номерларны Россиянең халык артисты Олег Газманов, Россиянең атказанган артисты Зара, Россиянең атказанган артисты Сергей Войтенко, «Газманов-Родники» хәрәкәтенең генераль продюсеры Елена Ульянова, Россия видеоблогеры, җырчы һәм актриса Карина Кросс һәм җырчы, Россиянең атказанган артисты Пелагея кебек данлыклы сәнгать әһелләреннән торган жюри бәяләгән.
«Иҗат чишмәләре.Балалар – 2026» бәйгесенең гала-концерты 31 майда Томск шәһәрендә узачак. Яшь башкаручыларга халык тарафыннан ачык тавыш бирү чарасында теләгән һәр кеше ярдәм итә ала. Казан җырчылары өчен үз тавышыңны 31 майда әлеге сылтама буенча бирергә була.