Ульян өлкәсенең Чардаклы районы Үрән авылында Җиңү көне уңаеннан мәдәният йортында сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләрнең әти-әниләре, хатыннары катнашында бәйрәм чарасы узды.
Кунаклар чәй өстәле артында рәхәтләнеп аралаштылар һәм мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән концерт карадылар.
Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән авыл эшмәкәрләренә зур рәхмәт, ди әлеге кичәне оештыручы мәдәният йорты директоры Наилә Забихуллова.
“Өмет” газетасы, Ульян