tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барысы да хатын-кыздан тора. Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды
Барысы да  хатын-кыздан тора. Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды

Барысы да хатын-кыздан тора. Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды

Төрле кыйтгаларга сибелгән милләттәш­л­әребез бу атнада Казанга II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына агылды. Кичә съездның пленар утырышында Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗти­магый оешмасы рәисе Кад­рия Идрисова әйтүенчә, де­легатларның байтагы – Баш­­корт­станнан.  Кытайдан, Ав­стралиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан һәм Россия төбәкләреннән вәкилләр бар иде. Де­легат­ларның иң яше –  уналтыда, иң өлкәне җит­мешне узган. Съезд Габдулла Бубыйның “Милләт­нең нигезе – гаилә. Гаиләнең нигезе – хатын!” – дигән шигарь ас­тында узды. Алдагы көнне делегатлар башкаладагы балалар бакчаларындагы  укыту систе­масының, милли тәр­бия­нең, гореф-гадәтләрнең ничек саклануы белән танышты. Башкортстаннан кил­гән вәкил Индира Латыйпова әйтүен­чә, өйрәнерлек үр­нәк мисаллар шактый. Ана теле кысрыклана, милләт бетә, дип ачыну гына җит­ми, аны саклап калу өчен һәркем үз өлешен кертергә тиеш.

Татар хатын-кызлары­ның Россия күләмендәге беренче съезды 1917 елда булган. Ул хакта тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова чыгышыннан ишеттек. Быел тарихи вакыйгалардан, Сөем­бикә ханбикә­нең тууына – 500, атаклы Мөхлисә Бубыйга – 150 ел. Ике милләт анасының да гомере фаҗи­гале тәмам­лан­ган. Беренче съездда, ир бе­лән хатын бер үк төрле хокукта булсын, күп хатынлылык рөхсәт ителмә­сен, ха­тын-кызга йөзен күр­сәтү тыелмасын, урта белем бирүче мәктәпләр ачылсын кебек мәcьәләләр күтәрел­гән. Бү­ген исә, Татарстанның район-шәһәрләрендә бер генә булса да, татар мәктәбе эшләп торсын иде, дип  чаң сугабыз. Халкыбызга эчү­челек дигән зәхмәт тә ят түгел, ялгыз калган өлкән­нә­ребез яклау көтә. Казанда татарның асыл затлары булган хатын-кызларга куелган бер генә һәйкәлне дә очрат­массың. Бөек Сөембикәбез, мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкова исемнәре телгә алынды. Кадрия Идрисова бу урында  100 танылган хатын-кызга атап махсус китап чыгару теләге барлыгын әйтте.

Беренче корылтайда, ха­тын-кызга йөзен ачып йөрү тыелмасын иде, дип чыгыш ясасалар, кичә узган чарада  Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, гүзәл затларга яулык бәй­ләргә өндәде, ягъни милли төсмерләрне генә түгел, динне дә сакларга чакырды. “Хатын-кыз – кешелекнең нигезе, – диде ул. – Әгәр ул үз урынын тапса һәм белсә, бу җәмгыятьне үзгәртергә бер буын җитә. Хатын-кыз боза да ала. Пәйгамбәребез бер бозык хатын-кыз мең бозык иргә торыр дигән. Шуңа күрә хатын-кызның тәрбияле булуы сорала. Хә­зер чын ирләр юк дияргә яраталар. Чын ир-атны тәрбияләү дә – сезнең вазифада”.

Оренбургта өч ел рәттән “Шәл туе” үткәрәләр икән. Анда әбиләр, әниләр янәшә­сендә малайлар-кызлар да катнаша. Кулына энә, җеп тә тота белмәгән балалар, үзәккә килгәч, сатуга куярлык шәл­ләр бәйли башлый. Кадрия Идрисова, залдагы ханым, туташларга эндә­шеп: “Сезнең җирлектә электән нинди һөнәрләр булган, шуларны ачыклап, торгызу ягын карагыз”, – дип киңәш бирде. Оренбург эшмә­кәрләре кул эш­ләнмәләрен сатып алып та балаларның күңелен үсен­дерә икән.

Австралиядән килгән Диләрә Вәлиффнең саф татар телендә чыгыш ясавына сок­ландык. Әлеге илдәге татарлар җәмгыятендә 500­дән артык кеше  исәпләнә. Беренче булып, татар җәмгыятенә мон­нан 60 ел элек, Кытайдан күченгән Ләйлә һәм Сәгыйть Садри гаиләләре нигез сала. Австралиядә милли һәм дини гореф-гадәтләрне сакларга тырышалар. Тик тел мәсь­әләсе анда да авырткан җир санала. Безнең сөйләм урысча сүзгә бай булса, Австралия­дә дәүләт теле булган инглиз сүзләре кушыла икән. Балаларны дүрт яшьтән укырга, язарга өйрәтәләр. “Берәр төбәктә биш кенә татар баласы булса да, бергә җыйнап, татарча укыту җаен эзлибез. Татарстанда күпме татар баласы яшәп, татар мәктәпләре булмавына, булганнарының да ябылуына бик борчылабыз”, – ди Диләрә ханым.   Чит ил кунагыннан: “Нинди теләк белән килдегез, өметегез ак­лан­дымы?” – дип сорадык. “Күп  урыннарны күрсәт­те­ләр. Башка төбәкләрдән ки­лү­че­ләр белән сөйләшеп, танышып, үзара элемтә булды­рыр­га вакыт калмады. Оештыручылар киләчәктә ул якны да кайгыртсын иде”, – диде ул.

Съездда чыгыш ясарга теләүчеләрнең барысы да, сәхнәгә менеп, фикерләрен әйтергә, борчыган мәсьәлә­ләрне күтәрергә өлгермәде. Язучы Тәлгать Галиуллинның: “Сабантуйда җырлап, биеп, күңел ачып йөрү генә җитми. БДИны үзебезнең телдә бир­дерүне калку итеп күтәрергә тиешбез. Татар үзенә үзе ярдәм итмәсә, башкалардан ярдәм көтү урынсыз. Эшне, әйдәгез, татарча сөйләшүдән башлыйк!” – дип әйтүе белән кемдер килеште, кемдер юк. Иң азактан сүз алган  язучы Фәүзия Бәйрәмова да, динне күтәрергә, тарихка игътибарны арттырырга кирәк, диде. Кыргызстан вәкиле Рәисә Атамбаева яшүсмер­ләр сә­ламәтлегендәге проблемаларга тукталса, Эльза һәм Ис­кәндәр Нәбиуллиннар табигать кочагында үскән бала­лар­ның саулыгы ныграк була, дигән фикер белән чыкты. Санкт-Петербург кунагы Нурзия Кашапова исә съездда татар галимнәренең, зыя­лыла­рының чыгышын күб­рәк көткән. “Яктылык тарату өчен, үткән тарихыбызны, асыл затларыбызны белергә тиешбез. Тукайның: “Уян, татар!” – дигә­не хәзер дә актуаль. Бүген дә йокымсыравыбыз дәвам итә…” – ди ул.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*