Быел КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 1292 кеше кабул ителгән. Шуларның 455 чит ил, ә 837 Россия Федерациясе гражданнары. Бу хакта институт директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.
Студентларның географиясе киң. Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Кытай, Мисыр, Индонезия, Корея, Төркия һәм Монголиядән күчеп килүчеләр бар. Мондый студентларның 450 се – контракт нигезендә, бишесе дәүләт биргән квота нигезендә укыячак.
Чит илдән булган укучылар арасында бөек татар шагыйребез фамилиясен йөртүче студент та бар. Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Миргаҗитов Татар әдәбияты кафедрасына Тукай фамилиясендәге студентны кабул итүләре турында әйтте. Ул Төркиядән килгән.