Арча егете Алмаз Закиров Санкт-Петербургта узган сугышчан сәнгать фестивалендә катнашты. Ул спортның ике төре буенча чыгыш ясады: хапкидо буенча Европа чемпионатында һәм тхэквондо буенча Бөтенроссия турнирында.
Бу ярышларда Алмаз Татарстаннан берүзе катнаша. Тренеры Алмаз Борхановтан: “Нинди өметләр белән бардыгыз?” – дип сорагач: “Җиңәбез! Призлы урынны алабыз, дип бардык”, – диде.
“Хапкидо ул Кореянең сугышчан сәнгате. Көндәшеңне нинди генә шартларда да сугышчан алымнар белән җиңү. Хапкидо алымнарын Кореяда гына түгел, күп илләрдә армиядә, полиция һәм төрле көч структураларында кулланалар. Ә хәзер менә спорт төре буларак кереп китте”, – дип аңлатты тренер.
85 кг авырлыктагылар арасында Алмаз Закиров чемпион булды.
- Хапкидо рухы – туган илеңне ярату, аңа тугры калу. Ул 1963 елда гына рәсми исем ала. Мәгънәсе: хап – фикерне туплау, ки – энергия, до – юл төшенчәсен аңлата.
Румия Надршина