Быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте 30 еллыгын бәйрәм итә. Оешманың совет әгъзалары бу вакыйганы, Самар өлкәсенең татар милли хәрәкәт активистлары катнашында, тантаналы җыелыш белән билгеләп үтәргә булдылар. Чара 21 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Самарның “Заря” мәдәният сараенда узачак.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров оештыру комитеты әгъзаларын юбилей чарасының проекты белән таныштырды. “Җыелыш секцияләргә бүленеп эшләүдән башланачак. Делегатлар мәдәният, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм спорт, финанс секцияләрендә катнашып, бу өлкәләрдә булган проблемалар, аларны хәл итү юллары турында сөйләшәчәкләр. Пленар утырышта секцияләр эшчәнлеге буенча нәтиҗә ясалачак, резолюция кабул ителәчәк”, — дип белдерде Ильяс Гомәр улы.

Алия Арсланова, Самар шәһәре
samtatnews.ru