tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәренә эшлекле визит белән килде
Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәренә эшлекле визит белән килде

Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәренә эшлекле визит белән килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Россия төбәкләренә сәфәре дәвам итә. Бүген ул Урал Федераль округында. Нижневартовск шәһәре аэропортында аны милләттәшләребез каршы алды. Үз сәфәрен ул патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлый.

Милли Шура рәисе Нижневартовск шәһәре башлыгы Василий Тихонов белән очрашачак. XXI Федераль Сабан туе 2021 нче елда Нижневартовск шәһәрендә узар дип планлаштырыла. Шул уңайдан милли бәйрәмебезне оештыру буенча комитет бүген үзенең утырышын да үткәрә. Васил Шәйхразыев әлеге җыелышта да катнашачак.

Җитәкченең килүен биредә яшәүче милләттәшләребез дә көтеп торды. Урал Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә Нижневартовск шәһәренә җыелды. Алар Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән өлкәләре һәм Ханты-Манси-Югра, Ямал-Ненец автоном округларыннан.

Очрашуда узган елга нәтиҗәләр ясала һәм 2020 нче елга Бөтендөнья татар конгрессының эш планы, бурычлар билгеләнәчәк. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын тапшыру тантанасы да уздырылачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Ерак Көнчыгыш федераль округында – Бурятия республикасы һәм Владивостокта булырга өлгерде инде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*