2020 елның 5 февралендә Казан шәһәренең 93 гимназиясе базасында Казан Ел укытучысы бәйгесендә катнашучыларны бүләкләделәр. Традиция буенча Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков татар теле һәм әдәбияты укытучыларын котлады һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов үз рәхмәтен белдерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлекнең дәвамлы булуына өметен белдерде.