Шушы көннәрдә танылган блогер, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе урынбасары Азат Кашапов инстаграмны “шаулатты”. Ничек дисезме? Инстаграмдагы “тарих”ка үзенең русча-татарча тәрҗемә ясый торган маска кертте. Шул арада бик күп татар үзләрен ни дәрәҗәдә татар телен белгәннәрен тикшерергә дә өлгерделәр. Ә без Азатның үзе белән сөйләштек.

Азат масканы ике көн элек ясаган, модерациядә хупланганнан соң, эстафета башланып киткән.
“Мин аны өч кешегә генә тапшырган идем, алар дусларына җибәргәч, эстафета киң таралу алды. Хәзер карыйм – кем генә үзен тикшереп карамаган!”, – ди Азат.
Фильтрда барлыгы 200гә якын артык сүз бар. Алар – без даими кулланган татар сүзләре, шуңа күрә тәрҗемә итәргә авыр түгел. Сүзләрнең 70 проценты – таныш сүзләр булса, 30-40 проценты исә һәр кеше белми торган сүзләр, мәсәлән, икътисад, шәфәкъ, шәҗәрә, һ.б.
Фильтр бары тик рус теленнән татарчага гына тәрҗемә итә. Азат татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә торган тагын бер фильтр ясарга уйлый.
Галимҗанова Рәфидә
idel-tat.ru