tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы узды
Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы узды

Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы узды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 26-нчы көнендә (8-нче февральдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы узды. Җыелыш Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин башкаруында Коръән уку һәм дога кылу белән башланды. Катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде, көн тәртибен билгеләде. Бүгенге утырышның барышы, шураның соңгы айларда башкарган эшчәнлеге белән танышырга шулай ук мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Татарстан мөселманнары башлыгы барлык казыйларның татар исемнәре сүзлеген әзерләүдә катнашулары һәм үз төбәкләрендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барулары өчен рәхмәтләрен белдерде.

17 февральдә Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновка 45 яшь тулу, аның Тәтеш районы имам-мөхтәсибе вазифасына керешүенә 25 ел тулу уңаеннан, милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлек өчен аны нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде. Инсаф хәзрәт 1997 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган. Шул уңайдан аңа тәбрикләү сүзләрен мәдрәсә җитәкчесе һәм остазы Ильяс хәзрәт Җиһаншин да җиткерде: “Ул бик яшь килеш күпмилләтле Тәтеш районында мөхтәсиб вазифасына кереште. Барлык милләт, дин вәкилләре белән элемтәләр булдырды, яшен-картын якын күреп, җиренә җиткереп, намус белән эш алып бара. Киләчәктә дә шулай дәвам итегез, сынатмагыз!”

Утырыш дәвамында казыйлар татар исемнәре сүзлеген тикшерүне төгәлләде. Китапка шәригать күзлегеннән караганда кушарга яраган, мәгънәле, матур яңгырашлы исемнәр генә кертелде. Бары гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булган исемнәр генә калдырылды. Китап казыйлар тарафыннан тикшерелеп, бастыру өчен “Хозур” нәшриятына тәкъдим ителде. Әлеге басма Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында дөнья күрәчәк. Аны киләчәктә һәрбер имамның өстәлендә булдыру ниятләнә. Мәчеткә балага исем куштырырга килгән һәрбер гаилә һич икеләнмичә әлеге китапта бирелгән исемнәр арасыннан күңеле якын күргәнен үз баласына куштыра алачак. Моннан тыш, казыйлар тарафыннан мәгънәсе матур булган яңа исемнәрне дә китапка өстәү тәкъдим ителде, хәзерге вакытта бары фамилияләрдә генә сакланып калган иске исемнәрнең дә мәгънәләре бирелде. Исемнәр сүзлеге шәҗәрә төзүчеләр, нәсел-нәсәп тарихы белән кызыксынучылар өчен дә файдалы булачак. Әби-бабалар кушкан исемнәрнең мәгънәләрен өйрәнү яшь буында татар-мөселман традицияләрен сакларга, милли-дини үзаң тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*