tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарстанда нәсел шәҗәрәләренә багышланган яңа “Ядкәр” порталын тәкъдир иттеләр

ВИДЕО: Татарстанда нәсел шәҗәрәләренә багышланган яңа “Ядкәр” порталын тәкъдир иттеләр

Татарстанда нәсел шәҗәрәләренә багышланган яңа “Ядкәр”  порталын тәкъдир иттеләр. Ул нәсел шәҗәрәсен бер көндә җыярга ярдәм итә. Элек моңа ярты елга якын вакыт китә иде. Әлегә система ябык режимда эшли. Белгечләр сайтны тулыландыру белән шөгыльләнә. Беренче биографик мәгълүматларны Актаныш районының Әнәк авылында яшәүчеләрдән җыя башладылар. Барлык торак пунктлар барлана, киләчәктә портал республиканың һәр кешесенә ачык булырга тиеш.

Алты буынның нәсел шәҗәрәсен төзү өчен ун ел вакыт киткән. Нәсел шәҗәрәсен профессионаллар түгел, ә шушы буын вәкиле үзе төзегән.

Мәгълүматны җыярга туганнары булышкан. Әнәк авылыннан башка шәһәрләргә һәм авылларга барып йөрергә туры килгән. Хәзер әлеге мәгълүматларны архив белән чагыштырып, тикшерергә кирәк.

Кәгазьләрдәге мәгълүматларны архив хезмәткәрләре цифрлаштыра. 18 гасырдан башлап мәгълүматлар саклана. Татарстан башка төбәкләрдән кирәкле документларның күчермәләрен сатып алгач, аларны саны артырга тиеш.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*