tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлилнең якты истәлеген саклап
Муса Җәлилнең якты истәлеген саклап

Муса Җәлилнең якты истәлеген саклап

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, якташыбыз Муса Җәлил юбилеена багышланган истәлекле чаралар бу көннәрдә бөтен өлкә буенча үткәрелә. 15 февральдә каһарман шагыйрьгә аталган чараларның иң мөһимнәре узды.

Сәгать 11-00 дә Оренбурда Постников урамындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу булды, анда вице-губернатор – төбәк һәм мәгълүмат сәясәте министры Игорь Сухарев, өлкә Мәдәният министры Евгения Шевченко, шәһәр администрациясе вәкилләре, мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов, Региональ иҗтимагый оешма “Оренбур татар милли-мәдәни автономиясе” Советы рәисе Илдус Дәүләтов, шагыйрьнең сеңлесе Зәйнәпнең кызы Елена Абдеева, татар җәмәгать вәкилләре катнашты. Монда ялкынлы чыгышлар, Муса Җәлил шигырьләре, җырлары яңгырады. Күренекле шагыйребез һәйкәленә чәчәкләр салу булды.

Сәгать 12-00 дә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театрында тантаналы чара дәвам итте. Бу искиткеч, чын юбилей чарасы булды. Театр фойесында зур күргәзмә оештырылган. Муса Җәлилнең зур итеп ясалган горур сүрәте тамашачыларны каршы алып, аларга үз рухын, илһам көчен биреп торган кебек булды. Өлкә архивы оештырган күргәзмәдә Муса Җәлилнең Оренбур чоры тормышы белән бәйле документлар, фотосүрәтләр, Н.К.Крупская исемендәге өлкә һәм Х.Ямашев исемендәге шәһәр китапханәләренең күргәзмәләрендә шагыйрьнең төрле елларда бастырылган китаплары, Муса Җәлилнең биографлары иҗат иткән китаплар, замандашларының истәлекләре, автографлы китаплар халыкка бик кызыклы булды.

Залдагы тамаша шундый эчтәлекле булды. Өлкә Мәдәният министрлыгы тырышлыгы белән әзерләнгән программаның беренче рәсми бүлеге өлкә филармониясенең камера оркестры чыгышы белән башланды. Вице-губернатор – төбәк һәм мәгълүмат сәясәте министры Игорь Сухарев губернатор Д.В.Паслердан котлау хатын укып ирештерде. М.Горький исемендәге өлкә рус драма театры артисты С.Шахмуть бик оста итеп Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган шигырен укыды. Җәлил кызы Чулпан Мусеевна җибәргән видео-сәламләү сүзләре дә бик җылы кабул ителде оренбурлылар тарафыннан. Филармония оркестрының дирижеры Башкортостанның атказанган артисты Раушан Якупов чакыруы буенча Санкт-Петербургтан килгән Ярамир Низамутдиновның сәхнәгә чыгуы барыбыз өчен дә көтелмәгән шатлык булды. Ул Нәҗиб Җиһановның “Җәлил” операсыннан Җәлил ариясен башкарды. Ә филармония каршында оешкан “Новые имена”исемле балалар хоры башкаруындагы җыр бу чарага тагын да зур тантаналык өстәде.

Тәнәфестән соң сәхнәдә М.Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар театры артистларының чыгышы да берәүне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Театрның сәнгать җитәкчесе, баш режиссеры Рөстәм Абдуллаев әзерләгән спектакль искиткеч тамаша булды. Монда шагыйрьнең җырлары, шигырьләре театральләштереп куелган иде. Театр артистлары, шундый оста уйнаулары белән, күңелләргә горурлык хисе салдылар. М.Җәлилнең сугышчан батырлыгы, шигърияттәге җуелмас даны безнең йөрәкләрдә тирән тәэсир калдырды. Якташыбыз таланты, батырлыгы белән горурланып, яшь тулы күзләр белән залдан чыктык.

Әйтергә кирәк, Муса Җәлилнең 115 еллык юбилее уңаеннан Оренбурда зур хәзерлек, рухи күтәренкелек белән оештырылган бу тантаналы чара тирән тәэсир калдырды, хәтерләрдә озак сакланып калырлык бик эчтәлекле узды.

Вәсилә ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Х.Ямашев исм. китапханәнең әйдәп баручы хезмәткәре.

Оренбур шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*