tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие һәм КФУ ректоры хезмәттәшлек турында меморандумны имзалаячак
Татарстан мөфтие һәм КФУ ректоры хезмәттәшлек турында меморандумны имзалаячак

Татарстан мөфтие һәм КФУ ректоры хезмәттәшлек турында меморандумны имзалаячак

Иртәгә, 19 мартта, Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм КФУ арасында хезмәттәшлек турында Меморандумны имзалау тантанасы узачак. Документка Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров кул куячак.
Очрашуда шулай ук ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, университет һәм мөфтият арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча җитәкчеләр катнаша. Меморандум аерым юнәлешләр буенча уртак проектларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекне күздә тота.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм КФУ арасында меморандумны имзалау тантанасы иртәнге сәгать унбердә (11.00) Татарстан мөфтие резиденциясендә (Тукай ур., 38 й.) узачак. Чарага массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне 89172939706 телефоны буенча узарга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*