tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсенең Усманка авылында хәйрия концерт узды
Новосибирск өлкәсенең Усманка авылында хәйрия концерт узды

Новосибирск өлкәсенең Усманка авылында хәйрия концерт узды

27 март көнне Новосибирск өлкәсенең Усманка авылында Омск шәһәренең “ИБИР” татар милли-мәдәният мохтарияты җитәкчелегендә оештырылган хәйрия концерт программасы узды.

“ИБИР” мохтарияты каршында эшләп килүче “АК КАЛФАК” хатын-кызлар оешмасы, “ЛӘЙСӘН” җыр ансамбле, Юлия Кейв җитәкчелегендәге балалар бию ансамбле һәм алардан кала шагыйрә Рәкыя Якубова белән Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе исеменә лаек булган, шәһәр мәдәният хөллиятендә музыка укытучысы булып эшләүче Әлфия ханым Дистанова – концерт барышында бер-бер артлы чыгыш ясадылар, “татар теле – туган телем” темасына күп сөйләделәр, Усманка авыл тарихы белән дә кызыксындылар, төп телләре сөйләмен дә тыңлап үттеләр.

“ИБИР” мохтарияты рәисе урынбасары Марат Катыров белән “АК КАЛФАК” оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова рәхмәтләрен белдереп, алып килгән бүләкләрен тапшыру нияте белән сәхнәгә кабат чыктылар. Шулай ук, бүләк итеп, себер татарлары телендә басылып чыккан Галия Абайдуллинаның шигырьләр җыентыгы китабы һәм себер татар халык җырлары тупланган диск та бирелде.

Әлбәттә, аккалфаклылар исеменнән калфак та бүләк ителде! Усманка авылы кешеләренең һәркайсына олы рәхмәтләребезне белдерәбез, бай итеп, үзебезчә милли иттереп аш-су әзерләгән, матур өстәл корган хуҗабикәләргә дә рәхмәтләребез зур! Киләчәктә дә күрешергә насыйп булсын дигән теләкләр белән күрше улыста яшәүче милләттәшләребез белән җылы хушлашып аерылыштык.

Фәгыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*