
25 ел милләттәшләребезне берләштереп торучы “Туган тел” оешмасын 1998 елдан бирле Гөлсинә Хәйдәр кызы Үлмәскулова җитәкли. Әлеге оешманың республиканың 6 төбәгендә: Томок, Дара-Балта, Ош, Чолпан-Ата, Кант, Каракол шәһәрләрендә үз оешмалары бар. Үзәк каршында татар телен, тарихын өйрәтүче якшәмбе мәктәбе эшли. Дини, милли бәйрәмнәрне үткәреп торалар. Татарча радиотапшыру эфирга чыга. Яшьләр оешмасы да матур гына эшләп килә. Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы белән дә элемтәләре ныклы. Шушы бердәмлекне оештырып торганы өчен залга җыелган тамашачы чын күңелдән Гөлсинә Хәйдәр кызына рәхмәтләрен җиткерде.
Бәйрәм кичәсе котлаулар һәм җыр –моң белән бергә үрелеп барды. Үзләренең үзешчән җырчылары, биючеләре белән бергә Казаннан килгән Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров, Эльвира Титова, баянчы Булат Хисмәтов, шулай ук Башкортстан артистларының чыгышларын залга җыелган милләттәшләребез алкышларга күмделәр. бәйрәм кичәсе “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.
Гөлназ Шәйхи