Рөстәм Яхин шәхесе турында сүз кузгалса һичшиксез “беренче” дигән сүз аның белән гел янәшә бара кебек. Татар композиторлары арасында беренче профессиональ пианист, татар романсы жанрына нигез салучы, СССР һәм чит илләрдә гастрольләр белән концертлар бирүче беренче татар пианист-солисты, Тукай премиясе тарихындагы иң яшь композитор-лауреат, Татарстан гимны авторы… Саный китсәң әлеге исемлекне тагын да баетып була. 16 август көнне шушы легендар шәхеснең татар музыкасы сәнгате классигы тууына 100 ел тулды.
Томыш һәм иҗат юлы
Халкыбызның талантлы композиторы 1921 елның 16 августында Казан шәһәрендә Мөхәммәт Хаҗи һәм Мәрьям Яхиннар гаиләсендә туа. Рөстәмнең әтисе Мөхәммәт Хаҗи тумышы белән Мамадыш районыннан була, шәһәрдә “Азиатская обувь” ширкәтендә кассир булып эшли. Әнисе Мәрьям сәүдәгәр Ситдыйк Мусинның кызы була. Өч бертуган Мусиннарның “Азиатская обувь” ширкәте читекләре турында күпләрегезнең ишеткәне дә бардыр әле.
1930 елда Яхиннарның мал-мөлкәтен, йортларын тартып алалар. Әтиләре Мөхәммәт Хаҗи тифтан үлеп киткәч, 4 баланы тәрбияләү әниләре Мәрьям өстенә кала. Алга китеп шуны гына әйтеп узасым килә, кызганычка каршы бертуганнарының гомерләре озын булмый, баштан Әминә, соңрак Әхмәтсәлим һәм Әдһәмнең гомерләре өзелә.
Мәрьям танылган җырчы һәм иренең тугандаш сеңлесе булган Мәрьям Рахманкулова киңәше белән 13 яшьлек Рөстәмне Казанның 1нче балалар музыка мәктәбенә укырга бирә. Җиде еллык курсны Рөстәм Яхин өч елда тәмамлый. Мәктәп директоры Рувим Поляков һәм фортепиано укытучысы Антонина Чернышева баланың сәләтен күреп, аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итәләр, хәтта юлга акчаны да мәктәп үзе түли. Педагогы Антонина Чернышева Яхинга мех бүрек тә алып биргән. Рөстәм Яхин гомере буе аларга рәхмәтле булып, 1 нче музыка мәктәбенә килеп йөргән, хәтта Антонина Чернышева вафат булгач, аның апасына да булышып йөргән дип сөйлиләр.
1937 елда Рөстәм Яхин Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесында укый башлый.
“Мәскәүдә профессор Генрих Литинский белән очрашу композиторлык язмышымны тамырдан үзгәртеп җибәрде. “Син кайдан?” — дип сорый. “Казаннан”, — дим. “Татармы?” “Әйе”, —дим. Литинский әйтә: “Ул чагында музыка яз. Скрипка өчен оркестрга пьеса яз. Тиздән Мәскәүдә булачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы өчен кирәк булачак ул”. “Ничек инде, минем бит музыка язганым юк”. “Барыбер яз, барып чыгачак синнән”. Менә сиңа мә, ирексездән яза башладым, Литинский миңа шефлык итә. Шөгыльләнер өчен өенә дә барам. Казан ныклап декадага әзерләнә. Мәскәү декадасында минем пьеса яңгырарга тиеш иде. Әмма 1941 елда Ватан сугышы башланып китте, – дип искә ала Рөстәм Яхин үзенең автобиографиясендә.
Рөстәм Яхин 1941 елда Казанга кайта, биредә аның тормышында тагын бер зур роль уйнаган композитор Нәҗип Җиһанов белән таныша. 1942 елның августында талантлы 20 яшьлек пианист Бөек Ватан сугышына фронтка китә.
Сугышта Рөстәм Яхин 82нче зенит артиллериясе дивизиясендә укчы булып, соңыннан һава һөҗүменнән саклану (ПВО) Мәскәү фронтының җыр һәм бию ансамблендә пианист-аккомпаниатор булып хезмәт итә. “Мәскәүне саклаган өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугыш беткәч, Рөстәм Яхин укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итә. 1950 елда диплом эше буларак ул фортепиано белән оркестр өчен концерт (беренче бүлек) тәкъдим итә, бу әсәр күпләрдә зур кызыксыну уята. Шул елда ук комозитор Казанга әйләнеп кайта, фортепиано концерты өстендә эшен дәвам итә һәм 1951 елда аның тагын ике бүлеген язып бетерә. Бу әсәр татар музыкасында фортепиано белән оркестр өчен беренче концерт була. Ул бүгенге көндә дә әлеге жанрда иң танылган әсәрләрдән санала.
Казанда Рөстәм Яхин берничә ел консерваториядә укыта. 1952 елда эштән китеп тулысынча композиторлык иҗаты белән генә шөгыльләнә башлый.
Композитор белән таныш булган кешеләр Рөстәм Яхинны әнисен бик каты яраткан дип искә алалар. Әнисе уңайсызланмасын, борчылмасын дип ул хәттә әнисе вафат булгач кына өйләнде дип әйтәләр.
Чыннан да, әнисе Мәрьям апа вафат булгач, илле яшен тутырган композитор Рөстәм Яхин музыка укытучысы Хәлимә Таҗетдинова белән өйләнешәләр.
Булачак хатыны белән Рөстәм музыка мәктәбендә укыган вакытта ук таныша. Ә язмыш аларны бик соңлап кына кавыштыра. Рөстәм Яхин белән Хәлимә Таҗетдинова егерме елга якын бергә яшәп калалар. 1993 елның ноябрендә халкыбызның сөекле композиторы 72 яшендә инфарктан вафат була. 2004 елда Хәлимә ханым да бакыйлыкка күчә. Мәрхүмнәр Казанның Яңа-татар бистәсендәге Татар зиратында янәшә җирләнгән. Аларның балалары булмый.
Гимн, гонорарлар һәм песиләр
Рөстәм Яхинның иҗат хәзинәсендә 450ләп җыр һәм романслар, вокаль цикллар, күпсанлы фортепиано әсәрләре бар. Әмма күпчелек кешеләргә композитор Татарстан гимны авторы буларак таныштыр. Бераз гына шул турыда да язып китәсем килә. 1970 елда ТАССРның 50 еллыгы уңаеннан уздырылган конкурста Рамазан Байтимеров белән Рөстәм Яхинның “Туган ягым” җыры җиңүче булып таныла. 23 елдан соң, ягъни 1993 елда, Татарстан гимнын сайлау конкурсында финалга ике җыр чыга, аның берсе Фәрит Яруллин эшкәртмәсендәге “Тәфтиләү” көе һәм Рөстәм Яхинның “Туган ягым” романсы. Җиңүче булып Рөстәм Яхин көе раслана.
Композиторга кагылышлы тагын берничә кызык факт белән дә таныштырып китәсем килә. Татарстан Мәдәният министрлыгы Рөстәм Яхинга гонорарны иң югары шкала белән түләгән. Бер җырның бәясе 50, 70 яисә 100 сумга кадәр була алган. Яхинга еш кына икеләтә дә түләнгән. Ул чорда эшче кешенең уртача айлык хезмәт хакы 150-200 сум була.
Рөстәм Яхин белән Хәлимә Таҗетдинованың икесенең дә песиләр яраткан булулары мәгълүм.
“Өйгә иң беренче песине ул кертте. Мин риза булмагач, “бүген генә кунсын, иртәгә үзем чыгарып җибәрермен”, дия-дия кертте. Иртәгәсен иртүк: “Сезгә РСФСРның халык артисты дигән исем биргәннәр!” – дип шалтыраттылар. “Бу песи безгә шатлык алып килде, калсын инде, Хәлимә, исеме «Артист» булыр”, – диде Рөстәм. Үлгәндә дә: “Мәчеләреңне югалтма”, – дип әйтеп үлде ул миңа”,- дип искә ала Хәлимә ханым бу турыда 2001 елда “Сөембикә” журналына биргән интервьюсында.
Рөстәм Яхинның иҗатын үзе исән чагында ук югары бәялиләр…
1958 елда беренче тапкыр Габдулла Тукай исемендәге премияләр бирелә башлый, әлеге елда мәртәбәле бүләккә композиторлар Фәрит Яруллин (үлеменнән соң бирелә) һәм Нәҗип Җиһанов лаек була. 1959 елда “Дулкыннар, дулкыннар”, “Күңелем өзгәләнгән минутларда” һ. б. җырлары, романслары өчен премия 37 яшьлек Рөстәм Яхинга һәм “Тукай”, “Мулланур Вахитов” симфоник поэмалары өчен 57 яшьлек Мансур Мозаффаровка бирелә. Тукай премиясен бирү тарихында бүгенге көнгә кадәр иң яшь композитор-лауреат булып Рөстәм Яхин тора.
Рөстәм Яхинның иҗатын үзе исән чагында ук югары бәялиләр. 1981 елда композиторга РСФСРның Халык артисты, ә 1986 елда СССРның Халык артисты исемнәре бирелә.
Бүгенге көндә дә Рөстәм Яхинның шәхесе һәм иҗаты онытылмый. Казанда аның исемен йөтүче музыка мәктәбе эшли, башкалабызның бер урамы бөек композитор исеме белән аталган, ә 2017 елда Зур Кызыл урамында – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерватоиясенең реставрацияләнгән яңа бинасы арасында ясалган скверда Рөстәм Яхинга һәйкәл урныштырылды. Матбугатта әлеге һәйкәлдә гәүдәләндерелгән композитор образын хупламаучылар шактый гына тәнкыйть белән дә чыктылар.
Булат Ибраһимов
“Татарлар” газетасыннан