tatruen
Баш бит / Яңалыклар /   Тубылда “Могҗиза базары” бәйрәме узды
  Тубылда “Могҗиза базары” бәйрәме узды

  Тубылда “Могҗиза базары” бәйрәме узды

“Могҗиза базары” дип исемләнгән халык бәйрәме Тубыл шәһәренең базар мәйданында үтте. Бәйрәмчә бизәлгән матур сәхнәдән чараны әкият геройлары, себер татар мәдәният үзәге җырчылары, вокал ансамбльләре һәм биючеләрнең чыгышлары белән башланды. Бәйрәм концертына чакырылган үзешчән сәнгать осталарының да жыр-биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Артистларның, тамашачыларның кәефләрен матур, кояшлы көн дә күтәрде. Тамашачылар декоратив-гамәли сәнгать осталарының, матур бизәкләр белән чигелгән кул эшләрен, бизәнү әйберләрен сокланып карадылар. Себер татар мәдәният үзәге хезмәткәре Салават Аллояров балалар өчен оештырылган уеннарны күңелле, оста үткәрде. Җитез, кыю, шаян балалар чын күңелдән уйнадылар, бәйгеләрдә теләп катнаштылар. Бәйрәм барган һәр урында кунакчыллык хөкем сөрде, уен-көлке, җыр-бию, матур, оста алып баручылар Лилия һәм Радик Фәизовларның чыгышлары, яраткан җырчыларыбызның дәртле җырлары тамашачыларны сөендерде. Остаханәдә милли ризык-бавырсак пешерүче оста Алсу Әткәш кызы Симонова бәйрәм тамашачыларын бавырсак пешерергә өйрәтте. Ул килгән кунакларны елмаеп каршы алды, үзләре пешергән бавырсаклары белән сыйлады.

”Могҗиза базары”ндагы чыгышлар күтәренке рухта дәвам итте. Бәйрәмгә ямьне күңелле, сәләтле тамашачылар да өстәде. Төрле яшьтәге бәйрәм тамашачылары конкурсларда актив катнаштылар. “Могҗиза базары” дәвамында мәйданда халкыбызның яраткан җырлары яңгырады. Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Хәлил кызы: ”Быел “Могҗиза базары” халык бәйрәменең сценарий программасына җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның шигырьләрен керттек. Сәхнәдән татар телендә сәнгатьле, күңелләргә үтеп керерлек авторның шигырьләрен Лилия Фәизова укыды. Декоратив сәнгать осталары күргәзмәсендә Төмән кунагы Данияр Әхмәтов алып килгән хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре дә игътибарга лаек булды. Концерт программасында катнашучы һәр артистка рәхмәтләремне юллыйм,”-диде. Тамашачылар, катнашучылар җырладылар, биеделәр, милли чатырга кереп татар костюмнарда фотога төштеләр. Бәйрәмгә килгән өлкәннәр һәм балалар өчен күңел ачу, интерактив программа үткәрелде.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*