Бүген, 6 февральдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында – премьера! Нәкый Исәнбәт һәм Сүрия драматургы Саадалла Ваннус әсәрләрен кулланып куелга өр-яңа “Хуҗа Насретдин”. Тамашачы данлыклы театрның бу мәңгелек персонажны җиденче тапкыр сәхнәгә күтәрүен күрәчәк.
Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган. Рәссам – Сергей Скоморохов. Композиторы – Эльмир Низамов
Баш рольдә – Фәнис Җиһаншин.
Спектакльне бу айда шулай ук 7, 8 һәм 19 да карап булачак.