tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2021 елда мөфтият яшьләр өчен 15 проектны тормышка ашырды
2021 елда мөфтият яшьләр өчен 15 проектны тормышка ашырды

2021 елда мөфтият яшьләр өчен 15 проектны тормышка ашырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен 15 проектны тормышка ашырды. Аларда 3 меңгә якын егет һәм кыз катнашты. Мөфтият 2021 елда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өлкәсендәге эшчәнлеген шундый күрсәткечләр белән тәмамлый.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман яшьләрен берләштерү максатыннан тормышка ашырылган иң мөһим инициативалары арасында – мөселман яшьләренең кышкы һәм җәйге форумнары, «30/40» форумы, «Исламда беренче адымнар» мәктәбе, «Лекторий», ир-атлар өчен «IMAN» проекты, хатын-кызлар өчен «Яшь килен» һәм «Затлы мәҗлес» проектлары, «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» социаль акциясе, «Чиста мәчет» проекты, шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөселман яшьләре белән очрашулары, мөфтинең Татарстан мөселман уку йортларының иң яхшы шәкертләренә махсус стипендияләре һ.б. 2021 елда яшьләр өчен башлангычлардан «MuslimQuiz» интеллектуаль уеннарын атарга мөмкин.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең тагын бер әһәмиятле юнәлеше мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү булып тора. Бүгенге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең волонтерлар базасында 1000нән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән 80 яшькә кадәр. Волонтерлар зур проектларны – Республика ифтарын, «Болгар җыены»н, «Рамазан – игелекле эшләр ае» марафонын оештыру һәм үткәрүдә, мохтаҗлар өчен корбан итен һәм гошер сәдакасын җыю һәм бүлүдә катнаша. Моннан тыш, волонтерлар «Исламда беренче адымнар», «Лекторий» һәм «Чиста мәчет» кебек проектларны тормышка ашыруда үзләренең социаль активлыгын күрсәтә. Мәсәлән, Быел «Чиста мәчет» акциясендә 200дән артык волонтер катнашып, 23 мәчеттә өмәләр үткәрде.

Шулай ук «Лекторий» – мөселманнарның хәзерге заман тормышының актуаль мәсьәләләренә багышланган проект зур популярлык казанды. Аның кысаларында спикерлар исламның чын кыйммәтләре һәм мәгънәсе турында, Ислам турында тискәре стереотипларга каршы 11 ачык лекция укыды: «Ислам турында ТОП-10 ялгышлык», «Иман һәм акыл: Коръән фәнгә каршы киләме?» «Эволюция теориясе: Ислам карашы» «Ислам һәм феминизм», «Сак булыгыз: секталар!» һ. б. Әлеге проект 500ләп кешене җәлеп итте.

Моннан тыш, мәдрәсә һәм мөселман югары уку йортлары студентларында яхшы укуга кызыксыну уяту, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларны үз һөнәре буенча эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, 2021 елда республикада иң яхшы 8 студентка Татарстан мөфтиенең махсус стипендияләре тапшырылды, Татарстан һөнәри мөселман уку йортлары (мәдрәсәләре) арасында ислам дисциплиналары һәм гарәп теле, шулай ук татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча республика олимпиадасы узды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*