tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлегенә багышланган фотокүргәзмә ачылды
Казанда Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлегенә багышланган фотокүргәзмә ачылды

Казанда Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлегенә багышланган фотокүргәзмә ачылды

Казан Кремле территориясендә, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Мизгел. Еллар.Чор» фотокүргәзмәсе ачылды. Ул Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлегенә багышланган.

Күргәзмәдә республика барлыкка килгән еллар чагылган уникаль фотографияләр сериясе тәкъдим ителгән. Моннан тыш, тарихи вакыйгалар Минтимер Шәймиевнең эштән тыш шөгыльләрен күрсәтә торган фоторәсемнәр белән чиратлашкан.

Күргәзмәне караганнан соң Дәүләт киңәшчесе сүзләренчә, кайбер фотосурәтләрне ул беренче тапкыр күрә. «Гади күргәзмә кебек, ләкин искә төшерә башласаң… Безнең тормыш — ул бит безнең эш. Тормыштан шулкадәр әйберләр алынган. Кызыклы күргәзмә», — дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова билгеләп үткәнчә, күргәзмәдә «Минтимер Шәрип улы гәүдәләндергән чорга чумарга мөмкин».

«Фотокүргәзмә ачу бурычы куелгач, без кыен хәлдә калдык, чөнки Минтимер Шәрип улы — массакүләм мәгълүмат чараларында һәрвакыт кызыксыну уята торган шәхес. Мөмкин булган барлык фотосурәтләр дә массакүләм мәгълүмат чараларында, китапларда бастырылды, фотокүргәзмәләрдә кулланылды кебек. Әмма ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина архивны саклаган. Без анда „беркайда басылмаган“ сериясеннән бик күп фотосурәтләр күрдек, аларның кайберләре бик сирәк чыккан», — дип сөйләде ул.

«Бу Минтимер Шәймиевкә багышланган беренче күргәзмә түгел, әмма бу экспозициягә Минтимер Шәриповичның күпкырлы эшчәнлеген, аның Президент вазифасына керешүен, бу хезмәтне калдырганнан соң эшчәнлеген күрсәткән сирәк, элек басылмаган фотолар кертелгән», — диде ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

Надежда Гордеева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*