tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краенда хоккей буенча турнир узды
Пермь краенда хоккей буенча турнир узды

Пермь краенда хоккей буенча турнир узды

2-3 март көнне Пермь крае Барда муниципаль округында хоккей уеннары оештырылды. Биредә 10 команда Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә ия булу өчен көч сынашты.

Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе  Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук җиңүче командаларны Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов сәламләде һәм котлау сүзләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*