tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены программасы
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены программасы

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены программасы

 

X БӨТЕНРОССИЯ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ ЭШМӘКӘРЛӘРЕ ҖЫЕНЫ

ПРОГРАММАСЫ

(16-18 март, 2022 ел)

16 март (чәршәмбе)
08.00-12.30 Катнашучыларның килүе, теркәү, кунакханәләргә урнаштыру
14.00-14.30 Татарстан Республикасы  Фәннәр академиясенә бару (Бауман ур., 20)
14.30-15.00 Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев катнашында X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын ачу

(Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Бауман ур., 20)

15.00-15.30 Дискуссион мәйданчыкларга бару
15.30-17.30 Дискуссион мәйданчыклар эше:

1)                 «Татар авылларында милли тормыш һәм рухи тәрбия мәсьәләләре»

(Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Пушкин ур., 66)

2)                 «Инновацион технологияләр нигезендә җиләк-җимешне бүгенге шартларда массакүләм җитештерү мәсьәләләре»

(Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Бауман ур., 20)

3)                 «Татар халкының традицион тәрбия системасын торгызу һәм укучы яшьләрне базар шартларында эшмәкәрлек идеяләрендә тәрбияләү мәсьәләләре»

(Казан кооператив институты, Даурия  ур., 32)

4)                 «Авыл эшмәкәрләре җитештергән продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре» (Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Федосеев ур., 36)

19.00-19.30 К. Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театрына бару (М. Горький ур., 13)
19.30-21.30 Аяз Гыйләҗев әсәре буенча «Өч аршын җир» спектаклен карау (К. Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры)
21.30 Тору урыннарына кайту
17 март (пәнҗешәмбе)
08.00-10.00 Татарстан Республикасының Буа муниципаль районына бару
10.00-17.00 Буа муниципаль районы программасы буенча авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карау һәм татар авылларының комплекслы үсеше белән танышу
17.00-19.00 Казанга, тору урыннарына кайту
18 март (җомга)
07.30-08.00 «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексына бару (Н. Ершов ур., 1а)
08.00-09.00 Россия Федерациясе төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе

(«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексы,Н. Ершов ур., 1а)

09.00-11.20 Пленар утырыш («Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексы, Н. Ершов ур., 1а)
12.20 Катнашучыларның китүе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*