tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры укучылар һәм студентлар арасында театр айлыгы башлады
Тинчурин театры укучылар һәм студентлар арасында театр айлыгы башлады

Тинчурин театры укучылар һәм студентлар арасында театр айлыгы башлады

Тинчурин театры мәктәп укучылары һәм студентлар арасында театр айлыгы башлап җибәрде.

«Ай дәвамында укучылар һәм студентларга „Пушкин картасы“ белән „Без — кырык беренче ел балалары“, „Асылкош“ спектакльләре күрсәтеләчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Айлык кысаларында Тинчурин театры районнарга сәфәргә чыгачак, театрга экскурсияләр оештырылачак.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, театр спектакльләр аша Татарстан укучылары, студентлары арасында туган телгә, әдәбияткә, мәдәнияткә ихтирам тәрбияләү миссиясен дәвам иттерә.

«Дәүләт, „Пушкин картасы“н гамәлгә куеп, укучыларга һәм студентларга мәдәният белән танышу өчен зур мөмкинлек тудырды. Моны дөрес итеп файдалана гына белергә кирәк. Айлык дәвамында мәктәп укучыларын һәм студентларын театрга чакырабыз», – дип сөйләде Фәнис Мөсәгыйтов.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*